САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Кабак пеш, авызга төш!” бәйгесенең чираттагы катнашучысы - Гөлинә Сәлимгәрәева

Көзге байлык — табында!

Бәлеш — милли ризыгыбыз,
Кабактан да, иттән дә,
Баланы да ярап тора,
Сирәк авыз иткәндә.
Бәлеш пешердек әле без
Галиҗанәп кабактан.
Рецептын хәзер әйтәбез,
Сорамагыз азактан.
Тышлык өчен бодай оны,
Кирәк су, йомырка һәм тоз.
Тәмле була алмый камыр
Чиста көнбагыш майсыз.
Эчлегенә дөге салдык,
Кишер, йөзем һәм кабак.
Алма, шикәр, маен сипкәч,
Кабып карадык кабат.
Бәлешне ясап куярбыз
Пешәргә бер сәгатькә,
Алсу йөзле булып пешә
Бәлеш нәкь бер сәгатьтә.
Эче авызда эреп китә,
Кетердәп тора тышы.
Тәмле һәм файдалы ризыкны
Яратыр бөтен кеше.
Көзге муллык — көзге бәйрәм,
Табыннарда — сый-нигъмәт,
Бәлеш ашап карагыз,
Бәйрәм булсын мөбарәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев