САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Иң матур, иң чибәр” фотобәйгебезнең соңгы катнашучысы №16 - Алсу Зиятдинова

Мин - хатын-кыз!

Мин - хатын-кыз! Кайчак артык тыйнак булам, кайчак әрсез. Кайчакларда бик тә җаваплы мин, кайчак гамсез. Мин - хатын-кыз! Минем күңел кайчак ярсу диңгез, кайчак күлдәй. Кайчакларда шаулап чәчәк атам.сулам гөлдәй. Мин - хатын-кыз! Бер карыйсың, елмаямын кояш кебек, уйныйм, көләм. Күп тә үтми моңаям да, карашыма болыт эләм. Мин - хатын-кыз! Мин яратам җаным-тәнем белән, шашып сөям. Йөрәгемне яраласа саксыз сүзләр, янам, көям. Мин -хатын-кыз! Кирәк икән булам усал, шикләнмә дә, тешләп өзәм. Кайчакларда учка җыеп сабырлыкны дәшми түзәм. Мин - хатын кыз! Тергезүче, җылытучы, яратучы көчле затмын. Туганыма җир йөзенә шундый булып, чиксез шатмын! (Гөлара Шәрипова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

26

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев