САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Дуслар, өйдә торганда чәйнекне юшкыннан чистартабыз

Соңыннан губка белән юшкынны юып төшерәсе генә кала.

Исне бетерәбез 
Моның өчен сулы савытка боҗралап туралган суган салыгыз. Берничә сәгатьтән бүлмәдәге буяу исе бетәчәк. 
Юшкынга каршы 
Чәйнекне юшкыннан ничек чистартырга? Бу сорау күпләрне борчый. Җавабы бик гади. Чәйнеккә лимон кислотасы белән су саласы да, берничә тапкыр кайнатып аласы. Соңыннан губка белән юшкынны юып төшерәсе генә кала. 
Торба тыгылса 
Яңа кайнаган 3 литр суга өч аш кашыгы кальцийлы сода (натрий карбонаты) салып болгатырга һәм раковинадан агызып җибәрергә. Канализация торбаларын чистарту өчен тоз кулланырга да була. Аны торбага салыгыз һәм кайнаган су белән юдырып җибәрегез. 
Таптан котылу сере 
Ялгышлык белән түгелгән зеленка табын бетерү өчен тап өстенә – сода, ә сода өстенә уксус саласы да сөртеп аласы. 
Гөмбәчекләргә каршы 
Әгәр дә базда гөмбәчекләр барлыкка килсә, суда куе итеп марганцовка эремәсен җебетәсе дә гөмбәчекләргә сылыйсы. 
Иссез сумка 
Сумкагызда тәмсез ис барлыкка килдеме? Анда бер көн дәвамында кулланылмаган пакетлы чәй салып тотыгыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X