САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Бәйге җиңүчеләрен котлыйбыз

Яңа елда да бәйгеләребез күп булачак.

Хөрмәтле дуслар! Яңа ел алдыннан без 2022 елның символы булган Юлбарыс белән бәйле фотоконкурс игълан иткән идек. Ул «Юлдан барыш, очраттым юлбарыс» дип исемләнгән иде.

Бәйгедә катнашкан һәркемгә олы рәхмәтле без. Вәгъдә иткәнчә, аңа йомгакны Искечә Яңа елда ясадык. Нәтиҗәдә Саклаубаш авылыннан Азалина белән Аделина Талиповалар юллаган фотоны иң уңышлысы дип билгеләдек. Тере хайванны юлда очраткан кызларыбызны чын күңелдән тәбрик итәбез.

Илексаз балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр исә юлбарысны үз куллары белән ясаганнар, һәм бу кул эшләре бик оригиналь килеп чыкканнар. Райондашыбыз Мөнзилә Сәйфуллина юлында очраган Юлбарыс тере, әмма маскадан булган. Әлеге катнашучыларыбызның да фотоларын уңышлы дип билгеләдек. Яңа елда да бәйгеләребез күп булачак, катнашырга онытмагыз, дуслар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев