САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Сарман» агрофирмасы арпа чәчүгә кереште

Бүгенгесе көнгә «Сарман» агрофирмасында «Барс» техникасы белән 430 гектарда – күпъеллык үлән, 400 гектарда көзге бодай тукландырылган.

Бүген «Сарман» агрофирмасында арпа чәчүгә чыктылар. Чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, агрофирма директоры Диккать Хөснетдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов һәм башка белгечләр катнаштылар.

Арпа агрофирманың Мортышбаш җитештерү комплексының 4600 гектарлы басуында чәчелә. Бер үк вакытта уҗымнарны тукландыру, туңга сөрелгән җирләрдә дым каплау да бара.

Шул ук вакытта «Җәлил», «Сарман», «Нөркәй» агрофирмаларында гәрчич тә чәчәләр. Бүгенгесе көнгә «Сарман» агрофирмасында «Барс» техникасы белән 430 гектарда – күпъеллык үлән, 400 гектарда көзге бодай тукландырылган.

Илназ Сираев язмасы hәм фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев