САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда язгы чәчүгә старт бирелде

Быел яз ничектер матур килде. Басу-кырлар да кардан тигез ачылдылар. Бакчадагы гөл-чәчкәләр дә кояш нурлары астында уяндылар. Һава торышы әлегә сөендерә, шул рәвешле районда язгы чәчүне башларга мөмкинлек туды.

Иң беренчеләрдән булып, старт полосасына 23 апрель көнне “Сарман” агрофирмасы хезмәтчәннәре бастылар. Дүрт агрегат арпа чәчүгә керештеләр. 25е көнне “Нөркәй” агрофирмасы һәм аграр көллияте дә чәчүгә чыктылар.
- Язның чагыштырмача үз вакытында килүе тракторлар һәм авыл хужалыгы машиналарын ныклап хәзерләп, кыска агротехник срокларда чәчүны төгәлләү өчен мөмкинлекләрне арттырды. Моның буенча районда ныклы эш барды, барлык агрегатлар ремонтланып комплектланды. Язгы чәчү кампаниясен унышлы үткәрү өчен машиналарны көйләп бетерү эшләре март азагына ук төгәлләнде, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов.

Бүгенге көндә механизаторлар борчак, чөгендер чәчү белән дә мәшгуль. Районда 32 мең гектардан артык мәйданда язгы бөртеклеләр чәчү планлаштырыла. Барлыгы 47 агрегат эшләячәк.

Тулырак язманы район газетасының җомга саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев