САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Алдынгы чөгендерчеләр премияләр алдылар

Бүген чираттагы ункөнлек нәтиҗәләре буенча шикәр чөгендере алуда эшләүче механизаторлар бүләкләнде.

Алдынгыларга премияләрне муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов тапшырдылар.
Чөгендер алу комбайннарында эшләүчеләр арасында беренче урынны “Сарман” агрофирмасы механизаторлары Альмир Сәрвәров, Рузил Сәетшин һәм Фәрхәт Салихов алдылар. Икенче урын өчен премия дә шушы агрофирмадан Вәдүт Хөснуллин белән Айрат Шәймөхәммәтов экипажына тапшырылды. Өченче урын өчен ул “Нөркәй” агрофирмасының Илгизәр Амануллин белән Искәндәр Нигъмәтҗанов экипажына бирелде.
Чөгендер төяүдә эшләүчеләр арасында беренче урынга бу ункөнлектә “Нөркәй”дән Илфат Йосыпов чыкты. Икенче урында – “Җәлил” агрофирмасыннан Дамир Моратов, өченчедә - “Сарман”нан Айрат Салихов.
Чөгендер игү агрономнарыннан беренчелекне бу юлы “Сарман” агрофоирмасы агрономы Рамил Шакирҗанов алды. Икечне урынга –“Җәлил”дән Гөлнара Гарифуллина, өченчегә “Нөркәй”дән Рөстәм Исмәгыйлов лаек булдылар.
Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев