САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Бүген – повидло белән пешерелгән булка көне

Райондашыбыз Резидә Фәйзуллинадан – тәмле рецепт

Кем генә тәмле ашарга яратмый икән? Аллаһка шөкер, ни ашарга, ни пешерергә теләсәң, шуны әзерләргә мөмкин хәзер. Бары иренмәскә һәм вакыт кирәк. Райондашларыбыз арасында да оста пешекчеләр күп. Шуларның берсе – Сарманда яшәүче Резидә Фәйзуллина. Аның Вконтактедагы шәхси битен күзәтеп баручылар моңа тагын бер кат инанадыр. Бүген нәкъ менә повидлолы булка көне икәнен үзе белгәндерме-юкмы, әмма кичә кичтән үк аны пешереп, рецепты белән уртаклашырга да өлгергән ул. Укымаган булсагыз, татлы ризыкны әзерләү ысулын сезгә дә җиткерәбез, хөрмәтле дуслар.
“Кайчан шундый телефон уйлап табарлар икән, ризыкның тәмен, исен, йомшаклыгын экранның аргы ягындагылар да сизәрлек, тоярлык!)) Тегеләй дә төшереп карадым, болай да, сезгә бу булочкаларның йомшаклыгын ничекләр генә аңларлык итеп күрсәтергә икән дип. Йомшаклыгын тоемлагансыздыр дип уйлыйм))) Көн дә ипи салу минем дәртне уятты бит әле)), камыр пешерү дәртен!))))Көн туса, нидер пешерәсе килеп тора.
Бүгенге камыр - эремчек белән. Шикләнеп кенә ясаган идем, зерә курыкканмын, шундый йомшак чыкты, мамык прәм!
Рецептны интернеттан алдым.
Сөт 200мл
Коры чүпрә 7гр
Песок 100гр
Йомырка 1
Эремчек 200гр
Акмай 100гр
Он 500гр(+ - 50)
Үзлегемнән 0,5 чәй калагы разрыхлитель, ванилин өстәдем (мин мин буламмы соң инде, рецептны үземчә үзгәртмәсәм)) )
Җылымса сөткә чүпрә, әзрәк песок бутап, кабарырга куйдым. Эремчек, калган песокны, йомырка, җебетелгән акмайны әйбәтләп бутап, күпергән чүпрәле массаны кушып, он, разрыхлитель, ванилин өстәп, йомшак камыр бастым. Камыр кулга ябышыр-ябышмас була, артык он өстәмәскә! Савытка салып, өстен каплап, җылыга кабарырга куйдым.
Камыр кабаргач, тигез өлешкә бүлеп, шарчыклар ясадым һәм өстен каплап, тагын кабарырга калдырдым (20-30минутка). Аннары эчлек салып формалаштырдым, формага тезеп, расстойкага куйдым.
Өстенә песок+сливки бутап сөрттем. Духовкада 40 минут пешердем. (Һәр кешенең духовкасы төрлечә, шуңа пешү вакыты да төрлечә булырга мөмкин)
Язуымча, камыр шундый неежный булган! Татарча, йомшак, дип язсам, ничаклы йомшак икәнлеген аңлата алмам дип курыктым, шуңа урысча яздым)))
Үзегез нинди формада телисез шулай. Мин озынчарак итеп җәйдем, кул белән генә, һәм җәемнең ярты ягына повидло яктым да рулет итеп төрдем, төреп бетергәндә, баш-башын каплап, бөкләп куйдым.
Кыскасы, бер дигән! Пешереп карагыз, үкенмәссез!” – дип язган ул.
Сез дә пешереп карагыз әле, дуслар! Көне дә туры килеп тора бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев