САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Шайтан коткысына бирешмә

Узган атнада Ютазы шәһәрендә "Җәмәгатьчелек контролен һәм ришвәтчелеккә каршылык күрсәтүне оештыру максатларында массакүләм-мәгълүмат чаралары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек" темасы буенча зональ семинар-киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре буенча ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе - "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры киңәшчесе В.Шевчук, ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре...

Узган атнада Ютазы шәһәрендә "Җәмәгатьчелек контролен һәм ришвәтчелеккә каршылык күрсәтүне оештыру максатларында массакүләм-мәгълүмат чаралары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек" темасы буенча зональ семинар-киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре буенча ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе - "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры киңәшчесе В.Шевчук, ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Идарәсе вәкиле С.Рәхимов, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш Идарәсе бүлеге начальнигы Р.Минабетдинов, Ютазы районы җитәкчелеге, республиканың уннан артык районы баш мөхәррирләре һәм башкалар катнашты. Район эшчәнлеге белән танышкач, сүз комиссия рәисе В.Шевчукка бирелде. Ул киңәшмәдә катнашучыларны ришвәтчелек факторларын ачыклау, коррупциягә каршы чаралар нәтиҗәлелеген бәяләү, гомумән, коррупция торышына күзәтү ясау максатларында халык арасында үткәрелгән социологик сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның чыгышыннан күренгәнчә, әлеге сораштыруларның башкаручылары булып иҗтимагый-икътисади мониторинг буенча республика Комитеты белән берлектә перспектив икътисади күзәтүләр үзәге тора. Мондый төр тикшеренүләр ришвәтчелекне төрле дәрәҗәләрдә билгеләүгә, аның практикадагы гомуми схемасын төзергә булышлык итә. Сораштырулар ике компоненттан тора: берсе халык арасындагы, икенчесе - эшмәкәрләр арасында. Республика халкының күпчелеге, коррупция - ул, барыннан да бигрәк, вазифаи затларның үз эшләрен башкарганнары яки нинди дә булса хезмәт күрсәткәне өчен алган ришвәте, дип саный. Бу 81 процентны тәшкил итә. Сораштыруларда катнашканнарның 51,8 проценты коррупциягә вазифаи урынны шәхси мәнфәгатьләрдә файдалануны кертә. Янап акча алу, дип 40,6%, бүләк бирү (34,2%), танышлык, туганлык мөнәсәбәтләре төрле сорауларны каршылыксыз хәл итәргә мөмкинлек бирә, "блат" белән эшләнә, дип 31,1 процент халык саный. Агымдагы елның июнендә республиканың унөч районында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре ришвәтчелекнең медицина учреждениеләрендә өстенлек итүен күрсәтә. Республиканың һәр бишенче яшәүчесе ришвәтчел вәзгыятькә эләккән. Ришвәтнең иң зур күләме (100 мең сумнан артык) бушлай яки ташламалы торак мәйданы, йорт төзү өчен җир участогы алганда күзәтелгән. Хәрби хезмәттән азат итү проблемасы, үзең өчен уңайлы суд карарын алу, прокуратура органнарында хокукый ярдәм һәм яклау табу 50 мең сумнан 100 меңгә кадәр бәяләнгән. БДИ кертелү белән, мәгариф системасында ришвәтчелек сизелерлек дәрәҗәдә арткан һәм югары белем бирү өлкәсеннән урта мәктәпкә күчкән. Сораштыруларга караганда, "кирәкле" билгеләр белән аттестат алу өчен мәктәп хезмәткәрләренә уртача 28 мең сум ришвәт бирергә кирәк икән. Баланы балалар бакчасына урнаштыру проблемасы, халык фикере буенча, уртача 20 мең сум күләмендә ришвәт белән "чишелә".
- Эшмәкәрлек үсешендәге проблемаларның берсе булып "откатлар" мәсьәләсе - эшмәкәрләрнең үз акчаларының бер өлешен законсыз рәвештә дәүләт һәм муниципаль власть органнары чиновникларына бирүләре тора. Респондентларның 52 проценты бу очракка тарыганы юк, 34% моның нәрсә икәнен белми, 67% эшмәкәр 10%-25% "откат" биргән. Респондентлар фикере буенча, ришвәтчелек таралуга төп сәбәпләр буларак чиновникларның гамәлләрен, табышларын һәм чыгымнарын җитәрлек дәрәҗәдә җитди контрольдә тотмау (58,9 процент), ришвәтчелек фактлары өчен җәзаның адекват булмавы (33,7%) тора. Моннан тыш, ришвәтчел гамәлләргә түбән хезмәт хакы (30,7%), вазифаи затның ялгызы гына карар кабул итә алу мөмкинлеге (28,5 процент) керә, - дип, ассызыклады Владимир Шевчук.
Киңәшмәдә шулай ук Россия эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы полиция начальнигы М.Сибагатов, район башлыгы каршында эшләүче ришвәтчелеккә каршы комиссия секретаре Е.Огнева чыгышлары да тыңланды.
Чыннан да, ришвәтчелек белән көрәш проблемасы көннән-көн актуальләшә бара. Ходай Тәгалә дөрес юлны күрсәтә, шайтан котырта, ди. Иң мөһиме: шул коткыга бирелмәскә үзеңдә көч табу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев