3 октябрь 2012 яңалыклары
-
Татарча «солянка»
Яраткан җырчыларыгызның бергә җыелып, зур концерт белән килүләре турында хыяллана идегезме? Шулай булса, ул чынга аша. 11нче октябрьдә Сарман мәдәният йортында «Күңел назым, йөрәк җырым - сезгә, дусларым» дип исемләнгән концерт - татарча «солянка» була. Концертта катнашалар: Резедә Шәрәфиева, Алсу Әбелханова, Рөстәм Закиров, Вил Усманов, Фәридә - Алсу, Лилия Муллагалиева,...
-
Бу ФАП – икенчесе
Узган җомгада Азалак авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Республикада беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү программасы кысаларында районда төзелгән икенче ФАП бу. Республикада үлем кими, ә туучылар саны арта. Үлем сәбәпләренең иң таралганы булып кан әйләнеше проблемалары торганлыктан, Татарстанда соңгы елларда гына уннан артык йөрәк-кан тамырлары авырулары үзәкләре ачылды. Бу инсульт, инфаркттан...
-
Виват, профтех!
Узган атнада Сарман аграр көллияте базасында район мәдәният йортында Татарстан Республикасы башлангыч һәм урта техник һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары арасында уздырыла торган КВН уеннары сезоны ачылу тантанасы булды. Анда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов, министрлыкның әйдәүче белгече Алсинә Сәлахова, "4 татар" КВН командасының элекке...
-
“Йөзең” нинди, экстремизм?
- Нәрсә соң ул экстремизм? Ул үз эченә нинди күренешләрне ала? Гөлназ Идиятуллина, "Шәфкать" үзәге юристы: - 2002 нче елның 25 нче июлендә «Экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турында» Федераль закон дөнья күргән иде. Анда әлеге күренешкә каршы тору буенча оештыру һәм хокукый нигезләр шәрехләнде. Нәрсә соң ул экстремизм? Ул -...
-
Шайтан коткысына бирешмә
Узган атнада Ютазы шәһәрендә "Җәмәгатьчелек контролен һәм ришвәтчелеккә каршылык күрсәтүне оештыру максатларында массакүләм-мәгълүмат чаралары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары белән нәтиҗәле хезмәттәшлек" темасы буенча зональ семинар-киңәшмә узды. Киңәшмә эшендә гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре буенча ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе - "ТАТМЕДИА" ААҖ генераль директоры киңәшчесе В.Шевчук, ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре...
-
Иң зәвыклы бакча кемдә?
Югары Чыршылы авылында яшәүче Гүзәл һәм Айрат Хөснетдиновлар бакчасына сокланмаган кеше юктыр. Кая барсалар да, чәчәк орлыклары алып кайтмый калмый алар. Шуңа бакчаларындагы чәчәкләрнең исәбе дә юк. Иртә язда нәркис, лаләләр чәчәк атса, аннан петуния, роза, хризантемалар бакчаны шау чәчәккә күмәләр. Озын гомерле кашкарыйлар аңа көчле салкыннарга кадәр ямь биреп...
-
Мөгаллимнәр мөгаллиме
Ана исеме белән тиңләшердәй, синең өчен көенеп ут йотучы, синең өчен сөенүче, тормышта бар нәрсәне җиңеп алга барырга өйрәтүче, гомумән, кешелеккә лаеклы буын үстерү өчен үзен аямыйча, ял сәгатен санамыйча эшләүче кеше - ул мөгаллим. Иртән әниемнең, йомшак куллары белән башымнан сыйпап: "Тор, кызым, бүгеннән син инде укучы", - дигәне...
-
Әдәбият-сәнгатЬ
Шигырь язучы даими авторларыбыз арасында өлкәннәр дә бар. Аларның шигырьләрендә - тормышның үзе, яшәү асылы... Өлкәннәр ункөнлеге барганда, без газетабызның бу битендә алар каләменә урын бирергә булдык. Бәхет өчен күп кирәкми Бәхет өчен күп кирәкми, Ярата белү кирәк, Үзең яраткан кешене Карата белү кирәк. Телеңә бераз ял биреп, Бәйдә тотарга...