Сарманлылар ят әйберләргә кагылмаска тиешләр
Соңгы араларда кешеләрнең шартлаткыч булырга мөмкин әйберләргә тап булу очраклары ешайды. Мондый әйберләр ишек төпләрендә, җәмәгать урыннарында, баскыч мәйданчыкларында, транспортта, учреждениеләрдә табыла. Шикле әйберләргә тап булганда, үзеңне ничек тотарга соң? Иң беренче, әлеге урында торырга тиешле булмаган әйбер күрсәгез, бу фактны игътибарсыз калдырмагыз. Транспортта хуҗасыз әйбер тапсагыз, башта тирә-яктагы кешеләрдән...
Соңгы араларда кешеләрнең шартлаткыч булырга мөмкин әйберләргә тап булу очраклары ешайды. Мондый әйберләр ишек төпләрендә, җәмәгать урыннарында, баскыч мәйданчыкларында, транспортта, учреждениеләрдә табыла. Шикле әйберләргә тап булганда, үзеңне ничек тотарга соң?
Иң беренче, әлеге урында торырга тиешле булмаган әйбер күрсәгез, бу фактны игътибарсыз калдырмагыз. Транспортта хуҗасыз әйбер тапсагыз, башта тирә-яктагы кешеләрдән сораштырып карагыз, бәлки, алар кемнеке икәнен белерләр. Хуҗасын таба алмасагыз, тиз арада шикле әйбер турында машинистка (йөртүчегә) хәбәр итегез.
Йорт тирәсендә шикле әйбергә тап булсагыз, күрше-тирәне сораштырырга кирәк булыр. Хуҗасы табылмаса, хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк.
Учреждениедә хуҗасыз предмет күрсәгез, сакчыларга яки администрациягә мөрәҗәгать итегез. Исегездә тотыгыз: җитәкче үз эшчеләренең тормышы һәм сәламәтлеге өчен шәхси җаваплылык тота.
Шикле әйберләр тапсагыз:
- тапкан әйбергә тимәгез, күчермәгез һәм ачмагыз;
- аны табу вакытын истә калдырыгыз;
- кешеләрне бу әйбер яныннан ераккарак җибәрү ягын карагыз:
1) 0,33 л. калай банка - 60 метрдан да якын килмәскә,
2) чемодан (кейс) - 230 метр ераклык,
3) юл чемоданы - 350 метр;
- һичшиксез оператив-тикшерү группасын көтегез, чөнки сез мөһим шаһит булып саналачаксыз.
Шуны истән чыгармаска кирәк: шартлаткычларны качырыр өчен, иң гади әйберләрне кулланалар. Алар пакет, чемодан, сумка, уенчыклар, коробкалар һәм башкалар булырга мөмкин. Шуңа күрә, һәрбер ата-ана балаларын урамда тапкан әйберләргә кагылмаска өйрәтергә тиеш.
Шартлаулар бик күп үлемнәргә, җимерелүләргә китерә, шуңа күрә тапкан шикле әйберләр белән үз белдегегез белән эш итмәгез. Ә үз вакытында тиешле чаралар күрсәгез, меңләгән тормыш коткарырсыз.
Шикле предметлар тапсагыз, түбәндәге телефон номерларының берсенә шалтыратыгыз:
- Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлеге 02, 8 (85559)2-47-30:
- Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Зәй шәһәрендәге бүлеге 8(85558)7-14-69, 89179398620.
Шуны да онытмагыз, шикле әйбергә тап булган очракта, аның янында кәрәзле телефоннан файдаланырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев