29 май 2015 яңалыклары
-
Сарман гимназиясендә чыгарылыш кичәсе узды
Узган якшәмбе көнне Сарман гимназиясенең 4-а сыйныфы укучыларына һәм без, әти-әниләргә, чын мәгънәсендә ял көне булды. Без Кара-Каршы чишмәгә башлангыч мәктәп белән хушлашу бәйрәменә жыелдык. Беренче сыйныфта балаларыбыз тырышып хәрефләрне танырга, укырга, язарга, санарга, үз фикерләрен сөйләп бирергә өйрәнсәләр, югарырак сыйныфларда төрле-төрле конкурсларда, чараларда катнашып, зур уңышларга ирештеләр. Ә инде...
-
«Нечкәбил»гә старт бирелде
27-30 май көннәрендә башкалабызның "Казан ярминкәсе" үзәгендә "Нечкәбил" конкурсына старт бирелде. Бу гаилә һәм ана матурлыгы конкурсы республикада унберенче тапкыр үткәрелә. Июнь аенда аның Лаеш, Яңа Чишмә, Мамадыш һәм Казан шәһәрләрендә сайлап алу турлары була.
-
Сабантуйга чиккән сөлгеләребезне әзерлик
Бу бәйрәм элек-электән халкыбызның иң яраткан бәйрәме булган. Сабантуй җитәргә берничә көн кала, бизәлгән атларга утырып, гармун һәм җыр белән урам әйләнгәннәр, халыкны бәйрәмгә өндәгәннәр. Ә халык, үз чиратында, аңа үз өлешен кертергә тырышкан. Кемдер Сабантуй колгасына, "баш батырга", "иң уңган кызга", "иң җитез йөгерешчегә" һәм башкаларга дип, бизәкле яулык,...
-
Сарманда "Рәхмәт Сезгә гаилә тормышы бүләк иткән өчен" дигән бәйрәм үтте
Бүген район үзәк ял паркында "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәт кысаларында "Рәхмәт Сезгә гаилә тормышы бүләк иткән өчен" дип исемләнгән бәйрәм оештырылды. Тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз.
-
Сарманлылар ят әйберләргә кагылмаска тиешләр
Соңгы араларда кешеләрнең шартлаткыч булырга мөмкин әйберләргә тап булу очраклары ешайды. Мондый әйберләр ишек төпләрендә, җәмәгать урыннарында, баскыч мәйданчыкларында, транспортта, учреждениеләрдә табыла. Шикле әйберләргә тап булганда, үзеңне ничек тотарга соң? Иң беренче, әлеге урында торырга тиешле булмаган әйбер күрсәгез, бу фактны игътибарсыз калдырмагыз. Транспортта хуҗасыз әйбер тапсагыз, башта тирә-яктагы кешеләрдән...
-
Сарманлылар тәмәке тарту турында нәрсә уйлыйлар?
Тәмәкегә бәйлелек кешелек тарихында иң киң таралган эпидемиядән санала. Ул алкоголизм һәм наркомания белән бер дәрәҗәдә тора. Үлем-китемнәр буенча II урынны били. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, тәмәке тарту нәтиҗәсендә, төрле авыруларга дучар булып, ел саен 5 миллион тирәсе кеше үлә. Шушы темп белән барганда, 2020 елга бу сан...