Сарманлылар лицензияне электрон рәвештә ала алалар
2012 елдан башлап Россиянең Эчке эшләр министрлыгы системасына гражданнар һәм юридик затларга дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә куллану модуле кертелде. Дәүләт хезмәтләреннән файдалануны электрон рәвештә булдыру, дәүләт идарәсен камилләштерү юнәлешләренең берсе булып тора. Лицензия-рөхсәт бирү эшләре белән шөгыльләнүче инспектор һәрбер гариза бирүче белән www.gosuslugi.ru сайтында электрон рәвештә корал йөртүгә, алуга һәм...
2012 елдан башлап Россиянең Эчке эшләр министрлыгы системасына гражданнар һәм юридик затларга дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә куллану модуле кертелде. Дәүләт хезмәтләреннән файдалануны электрон рәвештә булдыру, дәүләт идарәсен камилләштерү юнәлешләренең берсе булып тора.
Лицензия-рөхсәт бирү эшләре белән шөгыльләнүче инспектор һәрбер гариза бирүче белән www.gosuslugi.ru сайтында электрон рәвештә корал йөртүгә, алуга һәм саклауга лицензия алып булуы турында аңлату эшләре алып бара.
Портал аша бирелгән гаризалар өстенлекле тәртиптә каралалар. Бирелгән гаризалар, аларны карау һәм башкару сроклары һәрдаим контрольдә тотыла. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең гомуми порталында теркәлеп, гражданин әлеге электрон сервис белән куллану мөмкинлеге ала. Гаризаны бары тик барлык мәгълүматны тутырып бетергәч кенә җибәреп була. "Гаризаны җибәрергә" дигән кнопкага баскач, электрон гариза формалаштырыла һәм ведомствоара хезмәттәшлек системасын кулланып, эшкәртү өчен дәүләт хезмәтләре тәкъдим итү модуленең үзәкләштерелгән корал хисабы системасына урнаштырыла. Портал белән эш өчен Mozilla Firefoxның 3.6 яки югарырак версиясен кулланырга киңәш ителә.
Аннары мәгълүматны тикшерергә төрле федераль органнарга сорау җибәрелә. Гражданинның гаризасы канәгатьләндергәндә, аны кабул итү вакыты һәм көне күрсәтелә. Карар кабул итү өчен гражданин документларының төп нөсхәләрен һәм бер тапкыр түләнә торган салым һәм дәүләт пошлинасы реквизитларын алып килергә тиеш була. Әгәр дә кабул итү вакытында электрон гаризадагы мәгълүмат документларыгыздан аерылса, гариза кире кагыла.
Кабул итү вакытлары сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә, сәгать 8.30 башлап 17.30 кадәр бара, төшке аш - сәгать 12дән 13.30 кадәр. Кабул итү Сарман авылы, Терешкова урамында 4 нче йорт, 16 нчы кабинетта башкарыла.
Белешмәләр өчен телефон: 2-47-30, 2-49-02.
Фәнүзә Яһудина, Эчке эшләр министрлыгының лицензия-рөхсәт бирү бүлекчәсе инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев