26 июнь 2015 яңалыклары
-
Яшьләр көнендә Сарманга артистлар да киләчәк
27 июньдә Сарманның Үзәк ял паркында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган XXVI Бөтенроссия Олимпия көне һәм Яшьләр көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак. Бу көнне спорт сөючеләр мини-футболда, яткан җирдән штанга күтәрүдә, кул көрәштерүдә көчләрен сынап карый алачаклар. Ярышларда катнашучыларны теркәү - 16.00 сәгатьтә, ярышлар 17.00 сәгатьтә башлана. Шунда ук яшьләр...
-
Анак авылы буенча “Сезнең исемнәр – мәңгелек” дип исемләнгән альбом төзелде
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы илебез тарихында иң истәлекле, иң кадерле, бар халыкларны берләштергән олы бәйрәм булды. Ул миллионнарча корбаннар бәрабәренә яулап алынды. Шуңа күрә кылдан нечкә, кылычтан үткен сират күпере кичкән, үзе үлсә дә, илен исән килеш безгә - яңа буынга бүләк иткән каһарманнарны, Бөек Җиңүгә тиңдәшсез өлеш керткән сугыш...
-
Районда батып үлүчеләр саны 4 кә җиткән
Республика сулыкларында ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр 55 кеше батып үлгән, аларның 4 се - балалар, 5 кеше коткарылган. Бу хакта бүген, 26 июньдә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән республика Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышында әйтелде. Күрелгән чараларга карамастан, югары температура сакланган көннәрдә республикада көн саен диярлек 3...
-
Экскурсия в музей Зинната Хасана и история села
Дети из пришкольного лагеря деревни Старый Кашир побывали на экскурсии в музее Зинната Хасана и истории села. Материал с сайта
-
Сарманлылар лицензияне электрон рәвештә ала алалар
2012 елдан башлап Россиянең Эчке эшләр министрлыгы системасына гражданнар һәм юридик затларга дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә куллану модуле кертелде. Дәүләт хезмәтләреннән файдалануны электрон рәвештә булдыру, дәүләт идарәсен камилләштерү юнәлешләренең берсе булып тора. Лицензия-рөхсәт бирү эшләре белән шөгыльләнүче инспектор һәрбер гариза бирүче белән www.gosuslugi.ru сайтында электрон рәвештә корал йөртүгә, алуга һәм...
-
Ураза һәм Корбан гаете көне билгеле
ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Указы белән республикада дини бәйрәмнәрнең көннәре билгеләнде. 17 июль - Ураза бәйрәме, ә 24 сентябрь - Корбан бәйрәме булачак.
-
Карл Маркс урамында су линиясе яңартылачак
Сарманның Карл Маркс урамында яшәүчеләрдән су җитмәү турында мөрәҗәгатьләр күп булу сәбәпле, тикшерүләр үткәрелде һәм урамда су линиясен реконструкцияләү эшләре кирәклеге ачыкланды. Бу эшләр республиканың Газлаштыру фонды белән берлектә башкарылачак. Анда 1500 метр озынлыкта 110 миллиметр диаметрлы полиэтилен торбалар сузу күздә тотыла. Эшләр 1 июльдә башланачак. Хәбәр торак-коммуналь хуҗалыгы директоры...