6 декабрь 2016 яңалыклары
-
Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында очрашу узды
Бүген Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Халыкара инвалидлар көне уңаеннан очрашу үтте. Анда район башлыгы Фәрит Хөснуллин, бистә башлыгы Ленар Бадыков, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов, Җәлил ветераннары советы рәисе Сания Гыйздәтова, Сарман, Ләшәү Тамак, Яңа Имән, Әлмәт, Иске Кәшер,...
-
Районда хәйрия концертларыннан кергән акчаларны инвалид-балалар тәрбияләүче гаиләләргә тапшыралар
Сарман муниципаль районы Советы, авыл җирлекләре башкарма комитетлары һәм Җәлил бистә Советы хезмәткәрләре хәйрия концертлары үткәргәннәр иде. Хәзер алардан җыелган акчаларны инвалид-балалар тәрбияләүче 8 гаиләгә тапшыралар. Әлеге гаиләләр Сарман, Александровка, Өчөйле Саклау, Дүсем авылларында һәм Җәлил бистәсендә яшиләр.
-
Илексаз мәктәбендә укучыларга шәхси мәгълүматны саклау турында сөйләделәр
Чыршы, чыршы, без сине... Сагынып көттек ел буе. Инде балалык яшеннән чыксак та, могҗизага да ышанасы килү теләге бетми әле. Менә бүген дә шул могҗиза турында уйландым мин. Инде ел саен алдансак та, Кыш бабайның Яңа ел белән бергә гел бәхет-шатлык, сәламәтлек, мул тормыш алып киләчәгенә, яңа елның беренче көненнән...
-
Зур Нөркәй мәктәбендә "Әнием – күз нурым" дигән бәйрәм кичәсе узды
Әни... Әнием... Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу сүз! "Әни" дип эндәшә алу - үзе зур бәхет ул. Бу дөньяда әни - иң кадерле, иң газиз кеше. Безнең өчен бар назларын, йөрәк җылысын биреп яшәүчеләр алар. Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә үзенчәлекле бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Зур Нөркәй...
-
Сарман урта мәктәбе укучылары Сәид хәзрәт Хаков белән очраштылар
Сарман урта мәктәбендә чираттагы эшлекле сишәмбедә районыбызның имам-хатыйбы Сәид хәзрәт Хаков белән очрашу үткәрелде. 11 нче сыйныф укучылары хәзрәт сөйләгәннәрне игътибар белән тыңладылар. Ул бу тормышта барлык сорауларга җавап табып булуын аңлатты, укучыларга үгет-нәсихәтләрен бирде, теләкләрен җиткерде, мөнәсәбәтләр, үзара бурычлар хакында сөйләде. Укучылар хәзрәткә кызыксындырган сорауларын бирделәр.
-
Җәлилдә видеокүзәтү җайланмалары урнаштыру җинаятьләр булдырмаска ярдәм итәчәк
Соңгы елларда республикабызда "Куркынычсыз Татарстан" проекты эшләп килә. Аны тормышка ашыру кысаларында автомагистральләрдә һәм халык күп җыела торган урыннарда видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган иде. Проектның икенче этабы - "Куркынычсыз ишегалды"- барлык шәһәрдәге йортларда һәм йорт тирәләрендә видеокүзәтү җайланмалары урнаштыруны күздә тота. Программаны тормышка ашыру белән Татарстан Республикасының Эчке эшләр министрлыгы һәм...
-
Сарманның дүрт картингчысын Казанда бүләкләделәр
2 декабрьдә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсендә быел картинг ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Призерлар арасында Сарман авылының «Ялкын» картинг-клубыннан дүрт егет булды. «Кадет» классында (12-15 яшьлекләр) Сарман гимназиясе укучысы Алмаз Ахмедов икенче булып танылды. Шул ук мәктәп укучысы Артур Заһиров «Пионер» классында икенче урын алган өчен...