Сарманда чираттагы рейд үткәрелде
Сарман районында юл иминлеген тәэмин итү өчен ЮХИДИ бүлекчәсе даими эш алып бара. Юл һәлакәтләре санын киметү өчен беренче чиратта кагыйдә бозучыларны ачыклау мөһим. Ә алар җитәрлек: 2013 елның унбер аенда район буенча 20719 кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелгән. Белмәгән булсагыз, штрафларны түләмәгән өчен җаваплылык карар чыгарганнан соң 71 нче...
Сарман районында юл иминлеген тәэмин итү өчен ЮХИДИ бүлекчәсе даими эш алып бара. Юл һәлакәтләре санын киметү өчен беренче чиратта кагыйдә бозучыларны ачыклау мөһим. Ә алар җитәрлек: 2013 елның унбер аенда район буенча 20719 кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелгән.
Белмәгән булсагыз, штрафларны түләмәгән өчен җаваплылык карар чыгарганнан соң 71 нче көнгә башлана (60 көн ирекле түләү срогы һәм 10 көн жалоба бирү срогыннан соң).
Штрафлары була торып түләмәүчеләрне ачыклар өчен даими рәвештә рейдлар оештырыла. 18 декабрьдә без Юл патруле хезмәте инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Фәнис Әхәтов һәм аның коллегасы, полиция лейтенанты Айрат Хөснетдинов белән Сарман буенча шундый рейдка чыктык.
Рейд нәтиҗәләре, штраф түләмәүчеләр һәм аны вакытында түләмәгән очракта каралган җәзалар турында тулырак мәгълүматны газетабызның 20 декабрь санында укыгыз.
Шулай ук укыгыз:
Илексазда "Тормышларыбызны саклап калыйк" акциясе узды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев