19 декабрь 2013 яңалыклары
-
Сарманда киноучреждениеләр эшенә йомгак ясалды
19 декабрьдә Сарман киноучреждениесе базасында киноучреждение хезмәткәрләренең ел нәтиҗәләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда республиканың тугыз районыннан киноучреждение хезмәткәрләре катнаштылар. Семинар-киңәшмәдә Кама арты төбәге киноучреждениеләре эшенә йомгак ясалды, тәҗрибә уртаклашу булды, киләсе елга бурычлар билгеләнде. "Татаркино" учреждениесе директоры Владимир Батраков республика киноучреждениеләре эшчәнлеге турында сөйләде, алдынгылар бүләкләнде. Тулырак мәгълүматны газетабызның...
-
Сарманда чираттагы рейд үткәрелде
Сарман районында юл иминлеген тәэмин итү өчен ЮХИДИ бүлекчәсе даими эш алып бара. Юл һәлакәтләре санын киметү өчен беренче чиратта кагыйдә бозучыларны ачыклау мөһим. Ә алар җитәрлек: 2013 елның унбер аенда район буенча 20719 кагыйдә бозучыга административ беркетмәләр төзелгән. Белмәгән булсагыз, штрафларны түләмәгән өчен җаваплылык карар чыгарганнан соң 71 нче...
-
Сарманлылар автомобильләрен тукталышка дөрес куялар
Татарстан ЮХИДИ бүлекчәсе автомобиль йөртүчеләргә машиналарын юл кырында калдырмаска куша. Бу туктау кагыйдәләрен бозу гына түгел, кар чистартучы техниканың эшен тоткарлау да. Вакытында алынмаган кар юлны тарайта һәм һәлакәтләргә китерә. Юл кырында торган автомобильләр махсус тукталышларга озатылачак, ә аларның хуҗалары административ штрафка тартылачак.
-
Сарманда өлкәннәрне Яңа ел бәйрәменә чакыралар
25 декабрьдә район мәдәният йортында Сарман авыл җирлеге өлкәннәре өчен Яңа ел бәйрәме булачак. Маска белән килүчеләргә Кыш бабай бүләкләр вәгъдә иткән. Ә 26 декабрьдә "Сарман" кинотеатрында өлкәннәр өчен Чыршы бәйрәме оештырылачак. Кыш бабай белән Кар кызына күрсәтәсе һөнәрләрегезне барлый, тавышларыгызны "чарлый" торыгыз, җәмәгать. Бәйрәмнәр 10:00 сәгатьтә башланачак.
-
Җәлил гимназиясе укучысы региональ конкурс лауреаты булды
Талантлы, нинди эшкә алынса да, булдыра торган яшьләребез күп безнең. Аларның берсе - Җәлил гимназиясенең 10 "Б" сыйныфы укучысы Гүзәл Миназова. Гүзәл яшүсмерләр арасында уздырылган Владимир Вернадский исемендәге тикшеренү эшләре региональ конкурсы лауреаты булды. Ул инглиз теле белән мавыга, шуңа күрә эшен дә ул "Инглиз мәкальләрен рус һәм татар телләренә...