Сарман район һәм җәмәгать судлары коллективы республика нәфис иҗат конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар
Сентябрь ахырында Азнакай шәһәрендә суд хезмәткәрләренең "Фемида илһам дуслыгында" ("Фемида в содружестве муз") республика нәфис иҗат конкурсының көньяк-көнчыгыш зона туры үткәрелде. Ул Россиядә игълан ителгән Мәдәният елына багышланды. Конкурсның зона турында Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Мөслим, Ютазы, Чирмешән, Баулы һәм Сарман районнарының район, шәһәр, җәмәгать судлары хезмәткәрләре катнаштылар. Ярышлар алдыннан...
Сентябрь ахырында Азнакай шәһәрендә суд хезмәткәрләренең "Фемида илһам дуслыгында" ("Фемида в содружестве муз") республика нәфис иҗат конкурсының көньяк-көнчыгыш зона туры үткәрелде. Ул Россиядә игълан ителгән Мәдәният елына багышланды.
Конкурсның зона турында Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Мөслим, Ютазы, Чирмешән, Баулы һәм Сарман районнарының район, шәһәр, җәмәгать судлары хезмәткәрләре катнаштылар.
Ярышлар алдыннан конкурста катнашучылар һәм тамашачыларны республика Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләделәр, конкурсантларга уңышлар теләделәр.
Жюри командасын Татарстан Республикасының Югары Суды рәисе урынбасары Марат Хәйруллин җитәкләде. Конкурста катнашучыларның чыгышларын Азнакай районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, Азнакай мәдәният йорты директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Ландыш Шәрәфиева, хореограф Лиля Закирова бәяләделәр. Бу җиңел генә булмагандыр. Конкурс дүрт - "Вокал-Соло", "Вокаль ансамбльләр", "Биюләр", "Оригиналь жанр" номинацияләрендә үтте. Тамашачылар игътибарына дәртле биюләр, күңелле җырлар, беркемне дә битараф калдыра алмый торган шигырь юллары, оригиналь чыгышлар, акробатик этюдлар, юмористик номерлар тәкъдим ителде. Чыгышларга бәя биргәндә, башкару осталыгы, сәхнәдә үз-үзеңне тоту культурасы, артистлык сәләте, эмоциональлек, костюм, музыкаль бизәлеш, оригинальлек һәм башкалар исәпкә алынды.
Конкурста катнашучылар сынатмаска тырыштылар. Һәр номер беренче хәрәкәтләреннән үк тамашачыны үзенә җәлеп итте, һәркайсы үзенчәлекле, кабатланмас булды. Моннан тыш "җанатарлар" да чыгыш ясаучыларны көчле алкышларга күмделәр.
Сарман район һәм җәмәгать судлары коллективы да, кечкенә булуына карамастан, матур чыгышлар күрсәтте. Испан биюе "Фламенко" вакытында биючеләр барлык көндәшләрен дулкынланырга мәҗбүр иттеләр, вокаль ансамбль "Сарман вальсы" җырын башкарды. Судья ярдәмчесе Ландыш Фатихова бер номерда чегән, башкорт, грузин, шәрык биюләрен башкарды һәм аларны тамашачылар бик җылы кабул иттеләр. Суд секретаре Регина Ризатдинованың чыгышы барысын да таң калдырды. "Вокал-Соло" номинациясендә ул рояльдә уйнап, үзе иҗат иткән "Яшеннәр" җырын җырлады. Аңа барлык хөкемдарлар да бердәм рәвештә иң югары бәя - ун балл куйдылар. Нәтиҗәдә ул бу номинациядә I урынны яулады. Ә команда беренчелегендә I урынга - Лениногорск һәм Азнакай, II урынга - Бөгелмә шәһәр, III урынга Сарман районы судлары лаек булды. Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.
Район һәм җәмәгать судлары судьялары конкурста катнашучыларга һәрьяклап ярдәм иттеләр.
5 декабрьдә Казан шәһәрендә конкурсның финал туры узачак, ә 6 нчы декабрьдә тамашачылар иң яхшы номерларны үз эченә алган гала-концертны карый алачак.
Резедә Кәлимуллина, район судының әйдәүче белгече.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев