1 октябрь 2014 яңалыклары
-
Светлана Миңнуллина район пенсионерларына октябрь ае буе бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк
Өлкәннәр көне уңаеннан, Татарстан Республикасы адвокатлар коллегиясенең район филиалы адвокаты Светлана Миңнуллина пенсионерларга октябрь ае буе бушлай юридик ярдәм күрсәтә. Адресы: Сарман авылы, Муса Җәлил урамы, 63 нче йорт. Килер алдыннан 2-51-84 яки 8-9656119788 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
-
Сарман район һәм җәмәгать судлары коллективы республика нәфис иҗат конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар
Сентябрь ахырында Азнакай шәһәрендә суд хезмәткәрләренең "Фемида илһам дуслыгында" ("Фемида в содружестве муз") республика нәфис иҗат конкурсының көньяк-көнчыгыш зона туры үткәрелде. Ул Россиядә игълан ителгән Мәдәният елына багышланды. Конкурсның зона турында Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Мөслим, Ютазы, Чирмешән, Баулы һәм Сарман районнарының район, шәһәр, җәмәгать судлары хезмәткәрләре катнаштылар. Ярышлар алдыннан...
-
Сарманда яшәүче Люция Фәррахетдинова чәчәкләрнең яңа төрләрен үзе чыгара
Сарман авылында яшәүче Люция Фәррахетдинова да, бакча тутырып, чәчәкләр үстерергә ярата. Быел кырыктан артык төрлесен утырткан аларның, дөресрәге, кырык исемдәге чәчәк. Ә инде аларның үзләренең берничә төре бар. Мәсәлән, флоксларның гына да егермеләп төре үсә аның бакчасында. - Бер-берсе белән серкәләндереп, аларның яңа төрләрен үзем чыгарам, - ди Люция. -...
-
Районда "Тоннель" профилактик чарасы үткәрелә
Юллардагы хәлләрне яхшырту максатыннан район территориясендә даими рәвештә рейдлар үткәрелә. 30 сентябрьдә автотранспорт йөртүчеләрне массакүләм рәвештә тикшерү буенча "Тоннель" чарасы үткәрелде. Ул транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү, каршы як хәрәкәт полосасына чыгу, транспорт чарасы белән документсыз һәм йөртү таныклыгыннан башка идарә итү, балаларны махсус утыргычлардан башка йөртү, транспорт...
-
Районда җирне төп эшкәртү 52400 гектарда башкарылды
Районда көзге кыр эшләре дәвам итә. Шикәр чөгендере 4650 гектардан казылды. Аның һәр гектарыннан уртача - 280 центнер, барлыгы 130200 тонна татлы тамыр алынды. Шуның 86188 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды. Рапс 3550 гектар мәйданнан суктырылды, һәр гектарның уртача уңышы 12 центнер тәшкил итә. Кукуруздан базларга 30300 тонна силос салынды....
-
Сарманлылар өчен октябрь аена намаз вакытлары