Илексаз мәктәбендә террорчылыкка каршы көрәшкә багышланган дәресләр узды
Кешелек дөньясы гаять куркыныч чор кичерә. Экстремистлык дип аталган сәясәт бүген дөньяның күп илләренә яный. Нәрсә соң ул экстремистлык? Аның тамырлары кайда? Бүген без, Илексаз мәктәбе укучылары, шул сорауга җавап таптык. Экстремистлар, террорчылар - кансыз, коточкыч алымнар кулланып, кеше тормышын бер тиенгә дә куймаган кеше кыяфәтендәге ерткычлар, дип нәтиҗә чыгарасым...
Кешелек дөньясы гаять куркыныч чор кичерә. Экстремистлык дип аталган сәясәт бүген дөньяның күп илләренә яный. Нәрсә соң ул экстремистлык? Аның тамырлары кайда? Бүген без, Илексаз мәктәбе укучылары, шул сорауга җавап таптык. Экстремистлар, террорчылар - кансыз, коточкыч алымнар кулланып, кеше тормышын бер тиенгә дә куймаган кеше кыяфәтендәге ерткычлар, дип нәтиҗә чыгарасым килә. Шуннан чыгып, экстремистлыкка каршы көрәш алып бару - бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең изге бурычы, минемчә. Нинди диндә булуыбызга карамастан, барыбызның да уртак дошманыбыз - террорчылык. Бөтен халык, ил башлыклары бердәм булган сурәттә генә террорга, экстремчылыкка каршы көрәшергә мөмкин.
Һәр ел саен 3 сентябрьдә Россиядә Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан безнең мәктәптә бу көнгә багышланган ачык дәресләр һәм сыйныф сәгатьләре уздырылды. Дәресләр башланыр алдыннан үткәрелгән линейкада Бесланда һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Язмамны тәмамлап, дус, тату яшик, кан коюлар, кеше гомерен өзүләр булмасын иде, дигән теләктә калам. Аллаһы Тәгалә биргән гомеребезне изге гамәлләр генә кылып уздырсак иде.
Ләйсән Сәлахова, Илексаз мәктәбенең "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәге әгъзасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев