8 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Сөлектә "Матурлыкка гашыйк күңел мәрхәмәтле була" дигән чара узды
Сөлек авылы мәдәният хезмәткәрләре, "Матурлыкка гашыйк күңел мәрхәмәтле була" исемле чара оештырып, балалар белән чәчәк үстерүче авылдашларның өйләренә йөреп, якыннан таныштылар. Балаларга мәрхәмәтлелекнең бар яхшы эшләр, елмаюлы караш, кемгә дә булса булышу, үзеңнән көчсезләргә ярдәм итү, өлкәннәргә хөрмәт һәм ихтирам күрсәтүдә чагылуын аңлаттылар.
-
Илексаз мәктәбендә "Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" бара
Сентябрьнең 5 сеннән балаларны әхлакый тәрбияләү, физик яктан камилләштерү һәм сәламәтләндерү максаты белән Илексаз мәктәбендә «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» башланды. Аның кысаларында укучылар, укытучылар белән берлектә, «Яхшылык -ул...» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әңгәмәләр үтте. Атналык чара 5 сентябрьдә 5-9 нчы сыйныф укучылары белән игелек дәресеннән башланып...
-
Шәрләрәмәдә Хәниф Хәйруллинның иҗат һәм тормыш юлына багышланган кичә үтте
Исән булса, якташыбыз - танылган язучы Хәниф Хәйруллинга 12 сентябрьдә 85 яшь тулган булыр иде. Районда аны искә алу, юбилей тантаналары бара. Бүген, 8 сентябрь көнне, Шәрләрәмә мәктәбендә якташыбызның иҗат һәм тормыш юлына багышланган кичә үткәрелде. Анда авыл халкы, өлкәннәр, укучылар, район оешмалары вәкилләре, шулай ук язучының классташлары, хезмәттәшләре, улы...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – мандарин пирогы
Сезгә мандарин пирогы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - он - 1 стакан; - шикәр - 1 стакан; - мандарин - 4 данә; - ак май - 1 аш калагы; - тоз - 1 чеметем; - тавык йомыркасы - 3 данә. Йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Агын 15 минутка суыткычка куябыз,...
-
Җәлилдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк
10 сентябрьдә Җәлил бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак. Ул 8.00 сәгатьтә башлана. Анда азык-төлек - бәрәңге, ит, май, сөт ризыкларыннан башка салам, тирес һәм башкаларны да сатачаклар. Өлкәннәр өчен чәй табыны булачак, концерт оештырылачак. Тәкъдим ителүче бәяләр (1 килограмм): - бәрәңге - 10 сум; - карабодай - 49 сум: -...
-
Илексаз мәктәбендә террорчылыкка каршы көрәшкә багышланган дәресләр узды
Кешелек дөньясы гаять куркыныч чор кичерә. Экстремистлык дип аталган сәясәт бүген дөньяның күп илләренә яный. Нәрсә соң ул экстремистлык? Аның тамырлары кайда? Бүген без, Илексаз мәктәбе укучылары, шул сорауга җавап таптык. Экстремистлар, террорчылар - кансыз, коточкыч алымнар кулланып, кеше тормышын бер тиенгә дә куймаган кеше кыяфәтендәге ерткычлар, дип нәтиҗә чыгарасым...
-
Сарман журналистлары бердәм рәвештә район газетасы өстендә эшли
8 сентябрьдә Халыкара журналистлар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Әлеге дата 1958 елда Бухарест шәһәрендә халыкара журналистлар оешмасының дүртенче конгрессында кертелә. Бу көнне бөтен илләрнең һәм матбугатларның журналистлары үзләренең бердәмлеген күрсәтергә тиешләр, бигрәк тә үзләренең хокукларын яклау мәсьәләсе буенча. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, 1943 елның 8 сентябрендә Германиядә Чехословакия журналисты,...