САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сар­ман ра­йон һәм җәмәгать су­длары кол­лек­ти­вы рес­пуб­ли­ка нә­фис иҗат конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар

Сен­тябрь ахы­рын­да Аз­на­кай шә­һә­рен­дә суд хез­мәт­кәр­лә­ре­нең "Фе­ми­да ил­һам дус­лы­гын­да" ("Фе­ми­да в сод­ру­жест­ве муз") рес­пуб­ли­ка нә­фис иҗат кон­кур­сы­ның көнь­як-көн­чы­гыш зо­на ту­ры үт­кә­рел­де. Ул Рос­си­я­дә игъ­лан ител­гән Мә­дә­ни­ят елы­на ба­гыш­лан­ды. Кон­курс­ның зо­на ту­рын­да Әл­мәт, Бө­гел­мә, Ле­ни­но­горск, Аз­на­кай, Мөс­лим, Юта­зы, Чир­ме­шән, Бау­лы һәм Сар­ман ра­йон­на­ры­ның ра­йон, шә­һәр, җә­мә­гать суд­ла­ры хез­мәт­кәр­лә­ре кат­наш­ты­лар. Ярыш­лар ал­дын­нан...

Сен­тябрь ахы­рын­да Аз­на­кай шә­һә­рен­дә суд хез­мәт­кәр­лә­ре­нең "Фе­ми­да ил­һам дус­лы­гын­да" ("Фе­ми­да в сод­ру­жест­ве муз") рес­пуб­ли­ка нә­фис иҗат кон­кур­сы­ның көнь­як-көн­чы­гыш зо­на ту­ры үт­кә­рел­де. Ул Рос­си­я­дә игъ­лан ител­гән Мә­дә­ни­ят елы­на ба­гыш­лан­ды.

Кон­курс­ның зо­на ту­рын­да Әл­мәт, Бө­гел­мә, Ле­ни­но­горск, Аз­на­кай, Мөс­лим, Юта­зы, Чир­ме­шән, Бау­лы һәм Сар­ман ра­йон­на­ры­ның ра­йон, шә­һәр, җә­мә­гать суд­ла­ры хез­мәт­кәр­лә­ре кат­наш­ты­лар.

Ярыш­лар ал­дын­нан кон­курс­та кат­на­шу­чы­лар һәм та­ма­ша­чы­лар­ны рес­пуб­ли­ка Юга­ры Су­ды рә­и­се Ил­гиз Гый­лә­җев, Аз­на­кай ра­йо­ны баш­лы­гы Мар­сель Шәй­дул­лин сә­лам­лә­де­ләр, кон­кур­сант­лар­га уңыш­лар те­лә­де­ләр.

Жю­ри ко­ман­да­сын Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның Юга­ры Су­ды рә­и­се урын­ба­са­ры Ма­рат Хәй­рул­лин җи­тәк­лә­де. Кон­курс­та кат­на­шу­чы­лар­ның чы­гыш­ла­рын Аз­на­кай ра­йо­ны мә­дә­ни­ят бү­ле­ге җи­тәк­че­се Гөл­си­нә Ха­фи­зо­ва, Аз­на­кай мә­дә­ни­ят йор­ты ди­рек­то­ры, Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның ат­ка­зан­ган мә­дә­ни­ят хез­мәт­кә­ре Лан­дыш Шә­рә­фи­е­ва, хо­ре­ог­раф Ли­ля За­ки­ро­ва бә­я­лә­де­ләр. Бу җи­ңел ге­нә бул­ма­ган­дыр. Кон­курс дүрт - "Во­кал-Со­ло", "Во­каль ан­самбль­ләр", "Би­ю­ләр", "О­ри­ги­наль жанр" но­ми­на­ци­я­лә­рен­дә үт­те. Та­ма­ша­чы­лар игъ­ти­ба­ры­на дәрт­ле би­ю­ләр, кү­ңел­ле җыр­лар, бер­кем­не дә би­та­раф кал­ды­ра ал­мый тор­ган ши­гырь юл­ла­ры, ори­ги­наль чы­гыш­лар, ак­ро­ба­тик этюд­лар, юмо­рис­тик но­мер­лар тәкъ­дим ител­де. Чы­гыш­лар­га бәя бир­гән­дә, баш­ка­ру ос­та­лы­гы, сәх­нә­дә үз-үзең­не то­ту куль­ту­ра­сы, ар­тист­лык сә­лә­те, эмо­ци­о­наль­лек, кос­тюм, му­зы­каль би­зә­леш, ори­ги­наль­лек һәм баш­ка­лар исәп­кә алын­ды.

Кон­курс­та кат­на­шу­чы­лар сы­нат­мас­ка ты­рыш­ты­лар. Һәр но­мер бе­рен­че хә­рә­кәт­лә­рен­нән үк та­ма­ша­чы­ны үзе­нә җә­леп ит­те, һәр­кай­сы үзен­чә­лек­ле, ка­бат­лан­мас бул­ды. Мон­нан тыш "җа­на­тар­лар" да чы­гыш ясау­чы­лар­ны көч­ле ал­кыш­лар­га күм­де­ләр.

Сар­ман ра­йон һәм җәмәгать су­длары кол­лек­ти­вы да, кеч­ке­нә бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, ма­тур чы­гыш­лар күр­сәт­те. Ис­пан биюе "Ф­ла­мен­ко" ва­кы­тын­да би­ю­че­ләр бар­лык көн­дәш­лә­рен дул­кын­ла­ныр­га мәҗ­бүр ит­те­ләр, во­каль ан­самбль "Сар­ман валь­сы" җы­рын баш­кар­ды. Судья яр­дәм­че­се Лан­дыш Фа­ти­хо­ва бер но­мер­да че­гән, баш­корт, гру­зин, шә­рык би­ю­лә­рен баш­кар­ды һәм алар­ны та­ма­ша­чы­лар бик җы­лы ка­бул ит­те­ләр. Суд сек­ре­та­ре Ре­ги­на Ри­зат­ди­но­ва­ның чы­гы­шы ба­ры­сы­н да таң калдырды. "Во­кал-Со­ло" но­ми­на­ци­я­сен­дә ул ро­яль­дә уй­нап, үзе иҗат ит­кән "Я­шен­нәр" җы­рын җыр­ла­ды. Аңа бар­лык хө­кем­дар­лар да бер­дәм рә­веш­тә иң юга­ры бәя - ун балл куй­ды­лар. Нә­ти­җә­дә ул бу но­ми­на­ци­я­дә I урын­ны яу­ла­ды. Ә ко­ман­да бе­рен­че­ле­ген­дә I урын­га - Ле­ни­но­горск һәм Аз­на­кай, II урын­га - Бө­гел­мә шә­һәр, III урын­га Сар­ман ра­йо­ны суд­ла­ры ла­ек бул­ды. Җи­ңү­че­ләр­гә дип­лом­нар тап­шы­рыл­ды.

Ра­йон һәм җә­мә­гать суд­ла­ры судь­я­ла­ры кон­курс­та кат­на­шу­чы­лар­га һәрь­як­лап яр­дәм ит­те­ләр.

Реклама

5 де­кабрь­дә Ка­зан шә­һә­рен­дә кон­курс­ның фи­нал ту­ры уза­чак, ә 6 нчы де­кабрь­дә та­ма­ша­чы­лар иң ях­шы но­мер­лар­ны үз эче­нә ал­ган га­ла-кон­церт­ны ка­рый ала­чак.

Ре­зе­дә Кә­ли­мул­ли­на, ра­йон су­ды­ның әй­дәү­че бел­ге­че.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X