САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Җәлилдә Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган рейд үтте

Һәр елны ноябрь аеның өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген, 14 ноябрьдә, Җәлил бистәсендә икенче санлы урта мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары (җитәкчеләре - Алсу Хәмидуллина) белән берлектә юл патруле хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты Айрат Хөснетдинов, аның коллегасы, полициянең өлкән лейтенанты Фәнис Әхәтов,...

Һәр елны ноябрь аеның өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген, 14 ноябрьдә, Җәлил бистәсендә икенче санлы урта мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары (җитәкчеләре - Алсу Хәмидуллина) белән берлектә юл патруле хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты Айрат Хөснетдинов, аның коллегасы, полициянең өлкән лейтенанты Фәнис Әхәтов, юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең Сарман районы буенча филиал җитәкчесе Алсу Ситдыйкова һәм Сарман редакциясе хезмәткәрләре рейдка чыктылар. Укучылар, җәяүлеләрне һәм машина йөртүчеләрне туктатып, аларга рейдның нинди көнгә багышланганын аңлаттылар, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәделәр, белешмәлекләр һәм махсус газета тараттылар. Ахырдан Алсу Ситдыйкова барысына да истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бу турыда тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укыгыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X