14 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Сарманда "Бердәм Россия" партиясенең XVIII конференциясе үтте
Бүген "Сарман" кинотеатрында "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең XVIII конференциясе (икенче этабы) узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Наил Магановның ярдәмчесе Рөстәм Гарипов катнашты. Җирле Политсовет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Гәрәева партиянең җирле бүлекчәсенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясендә катнашуы, аңа әзерлек чорында халык белән очрашулар...
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" диктор-корреспондент вазифасына эшкә чакыра
Сезнең тавышыгыз матур, Сез бар тармактагы яңалыклар белән кызыксынасыз һәм кызыклы әңгәмәләр алып бара аласыз. Димәк, Сез - "радио кешесе". "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" нәкъ Сезнең кебекләрне диктор-корреспондент вазифасына эшкә чакыра. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-40-31, 2-52-10.
-
Җәлилдә Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган рейд үтте
Һәр елны ноябрь аеның өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл һәлакәте корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген, 14 ноябрьдә, Җәлил бистәсендә икенче санлы урта мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары (җитәкчеләре - Алсу Хәмидуллина) белән берлектә юл патруле хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты Айрат Хөснетдинов, аның коллегасы, полициянең өлкән лейтенанты Фәнис Әхәтов,...
-
Районда авыл хуҗалыгы белгечләре таләп ителә
Район мәшгульлек үзәгендә бүгенгә186 кеше эшсез буларак исәптә тора. Шул ук вакытта аларга егерме дүрт эш урыны тәкъдим итә алалар. Аеруча авыл хуҗалыгы белгечләре - зоотехник, ветврач, агрономнар кирәк, сыер савучылар җитми. Шулай ук табиблар, сәүдә, сак хезмәткәрләре таләп ителә.