12 март 2014 яңалыклары
-
Мортыштамакта "Язлар килә кошлар канатында" дигән бәйрәм-конкурс үтте
Мортыштамак авылында мәдәният йорты, китапханә һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре көче белән "Язлар килә кошлар канатында" дип исемләнгән бәйрәм-конкурс үткәрелде. Авыл халкы һәм килгән кунаклар учакта пешкән "Карга боткасы", кайнар коймак белән чәй эчеп кенә түгел калмадылар, оештырылган кызыклы конкурсларда катнашып, күңел ачтылар. Карачкы белән бергә начар гадәтләрне яндыргач, бәйрәм массакүләм...
-
Район газетасына икенче яртыеллык өчен иске бәядән язылырга була
Барлык бәяләр арткан вакытта газетага да бәяләр артмыйча кала алмый - икенче яртыеллыкка язылу бәясе югарырак булачак. Без инде газета-журналларга, шул исәптән район газетасына, икенче яртыеллыкка вакытыннан алда язылу башланганлыгын хәбәр иткән идек. Күңелегезне төшермәгез, хәзергә икенче яртыеллык өчен дә иске бәядән язылырга була. Газетаның электрон вариантына язылу, редакциягә килеп...
-
Яңа имән авылы үзешчәннәре чараларда актив катнашалар
Яңа Имән авылы мәдәният йортында драматург Рәдиф Сәгъдиевның "Сынган беләзек" мелодрамасы куелды. 8 Март Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан "Ягез әле, аналар!" тамашасы узды. Бу чараларда авыл үзешчәннәре актив катнаштылар. Яңа Имән авылы мәдәният йорты директоры Ландыш Хөснетдинова.
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" кызыклы рәсем асты көтеп кала
Хәзерге заман кешесен берни белән дә шаккатырып булмый. Шулай да әйләнә-тирәбездәге кызыклы, мавыктыргач хәлләрне, күренешләрне тотып ала белә торган кешеләр, кемгәдер гадәти тоелганнарыннан да үзенчәлек таба белүчеләр бетеп тормый. Аеруча безнең журналист халкы сизгер аларга. Менә бу фотодагы белдерү тактасы кырыннан көн саен йөзләгән кеше үтә, тик, нигәдер, аның урнаштырылу...
-
Сарман районында әти-әниләр балалар бакчаларына бәяләр артуга фикерләрен әйттеләр
Билгеле булганча, быелның 1 гыйнварыннан балалар бакчасына взнослар артты. Шул сәбәпле, балалары балалар бакчаларына йөрүче гаиләләргә өстәмә компенсация түләү гамәлгә кертелде. Исегезгә төшереп үтәбез: ул, гаиләдәге җан башына туры килгән керемне исәпкә алып, баланың законлы вәкилләренә каралган. Февраль ахырында балаларын бакчага йөртүче әти-әниләр январь ае өчен компенсация алдылар. "Беренче коймак...
-
Сарман муниципаль районында эшне килешүләр нигезендә башкаралар
Чираттагы эшлекле киңәшмәдә иң элек район прокуроры Ришат Галимов чыгыш ясады. Ул җирле үзидарә органнары белән күзәтчелек һәм контрольдә тотучы органнар арасындагы үзара йогынты буенча закончалыклардагы үзгәрешләр хакында сөйләде. Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторларының планлаштырылган күрсәткечләренә ирешүе турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Расих Әхмәдиев чыгышы тыңланды....
-
Асия Сурмашева һәм Нәдия Дәүләтбаева – Сарман районында атна шәхесләре
Асия Сурмашева Кешенең кемлеген төсеннән белеп булмый, эшеннән белеп була, ди халык. Кешелекле, шәфкатьле, һәрвакыт игелекләр генә эшләргә тырышучылар ихтирам казанып яшиләр. Күтәмәле авылында да әз түгел андыйлар. Шуларның берсе - озак еллар Күтәмәле, Буралы Чишмә, Таза Чишмә, Ивановка авыллары халкына медицина ярдәме күрсәтүдә эшләгән Сурмашева Асия Рәшит кызы. Тырыш...
-
Җәлил бистәсендә бер егет алкоголь белән агуланган
Алкоголь белән агулану очраклары соңгы елларда шактый очрый. Алар үлемгә дә китергәли. Сарман районында узган атнада бер мондый очрак теркәлгән. Шулай ук безнең районда 13 яшьлек егет алкоголь белән агуланган. Ул Җәлил бистәсендә яши. Хәзерге вакытта аның тормышына куркыныч янамый.
-
Сарман районында "Яңа гасыр телевидениесе" эшен туктатып тора
Бүген, 12 мартта, 3:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә "Яңа гасыр телевидениесе" үзенең эшен туктатып тора. "Яңа гасыр радиосы" кыска гына өзекләр белән эшләргә мөмкин.