Районның атна шәхесләре – Нәфисә Миңнехуҗина һәм Светлана Миңнуллина
Нәфисә Миңнехуҗина Янурыс авыл җирлеге почта бүлекчәсе хат ташучысы Нәфисә Миңнехуҗинаның бу өлкәдә хезмәт стажы - 28 ел. "ТАТМЕДИА" җәмгыяте уздырган республикакүләм хат ташучылар конкурсында аның хезмәттәше Ләйсирә Салихова "Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинациясендә җиңү яулаган иде. Шул уңайдан аңа тантаналы рәвештә 20 мең күләмендә акчалата бүләк һәм башкалабызга...
Нәфисә Миңнехуҗина
Янурыс авыл җирлеге почта бүлекчәсе хат ташучысы Нәфисә Миңнехуҗинаның бу өлкәдә хезмәт стажы - 28 ел. "ТАТМЕДИА" җәмгыяте уздырган республикакүләм хат ташучылар конкурсында аның хезмәттәше Ләйсирә Салихова "Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинациясендә җиңү яулаган иде. Шул уңайдан аңа тантаналы рәвештә 20 мең күләмендә акчалата бүләк һәм башкалабызга ике кешелек сәяхәт сертификаты тапшырылды. "Син бар, бу җиңү - уртак тырышлык нәтиҗәсе бит", - диде ул, сәяхәткә юлламаны хезмәттәше Нәфисәгә тапшырып. Узган атна ялларында алдынгылар Казанның бер күңел ачу үзәгендә ял итеп кайттылар. "Бик яхшы каршы алдылар, хөрмәт күрсәттеләр, шәһәр буенча истәлекле урыннарга экскурсиягә алып бардылар. Аквапаркта булдык. Ашату югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бик канәгать кайттык. Рәхмәт эшебезне югары бәяләгән "ТАТМЕДИА" җәмгыятенә. Тагын да тырышып эшләргә көч туплап кайттык", - дип, сәяхәттән алган хис-тәэсирләре белән уртаклаштылар җиңүчеләр.
Җирлектә исә "Сарман" газетасына барлык авыл халкы да язылып беткән диярлек. Гомумән, Янурыс авылындагы 147 хуҗалыкның берничәсе генә газета-журналлар алдыртмый икән. Яздырту планын һәрвакыт арттырып үтиләр биредә.
Светлана Миңнуллина
Светлана Миңнуллина хокук саклау органнарына урау юллар үтеп килде. Сарман гимназиясен бик яхшы билгеләренә тәмамлаган, җәмәгать эшләре активисты булган кыз Алабуга педагогия институтына укырга керә. Берьюлы ул Мәскәү юридик институтында да белем ала. Педагог дипломлы яшь белгеч башта - Алабугадагы медицина училищесында, аннан үзе укыган институтта укыта. Аспирантура тәмамлый. 2001 елдан - суд системасында. Алабуга җәмәгать судында секретарь булып эшли. 2006 елдан язмыш җилләре аны туган ягы Сарманга алып кайта. Татарстан адвокатлар коллегиясе карары белән, күптән түгел ул коллегия члены итеп кабул ителде, адвокатлар реестрына кертелде. Бүгенге көндә ул Татарстан адвокатлар коллегиясенең Сарман филиалында адвокат булып эшли. Филиал район халкына хокукый ярдәм күрсәтүдә зур эш башкара - халыкның үтенеч-гозерләрен искә алып, якын көннәрдә Сарман һәм Җәлил поселогындагы күпфункцияле үзәктә, аерым график нигезендә, кабул итүләр үткәрергә планлаштыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев