28 май 2014 яңалыклары
-
Сарманда умартачылар өчен семинар узачак
31 майда "Сарман" кинотеатрында умартачылар өчен семинар уздырыла. Фикер алышырга, киңәшләр ишетергә теләүчеләр, рәхим итегез, семинар 9:00 сәгатьтә башлана.
-
Сарман районының тугызынчы сыйныф укучылары төп чыгарылыш имтиханнары тапшырдылар
Бүген район мәктәпләренең тугызынчы сыйныф укучылары химия, информатика, җәмгыять белеме һәм рус әдәбияты фәннәре буенча төп чыгарылыш имтиханнары бирделәр. 31 майда аларны математикадан имтихан көтә. Район укучылары география һәм рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар
-
Сарманда суны саксыз файдалану проблемалар тудыра
"Суны төнлә, сәгать икеләр, өчләр тирәсендә торып, нинди савыт бар - шуңа җыябыз. Кай көннәрдә ул әбәткә дә җитми", - диләр күпкатлы йортларда яшәүчеләр. Алар гына түгел, суга Сарманның югары очындагы шәхси йортларда яшәүчеләр дә тилмерә. Ә кайберәүләр яшелчәгә генә түгел, бәрәңге бакчасына да көн-төн су агыза. Бер уйлаганда, аңа...
-
Районның атна шәхесләре – Нәфисә Миңнехуҗина һәм Светлана Миңнуллина
Нәфисә Миңнехуҗина Янурыс авыл җирлеге почта бүлекчәсе хат ташучысы Нәфисә Миңнехуҗинаның бу өлкәдә хезмәт стажы - 28 ел. "ТАТМЕДИА" җәмгыяте уздырган республикакүләм хат ташучылар конкурсында аның хезмәттәше Ләйсирә Салихова "Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинациясендә җиңү яулаган иде. Шул уңайдан аңа тантаналы рәвештә 20 мең күләмендә акчалата бүләк һәм башкалабызга...
-
Сарманның иң күп китап укучысы билгеләнде
Бүген район үзәк китапханәсендә китапханәләр көненә багышланган бәйрәм узды. Анда төрле концерт номерлары күрсәтелде, поэмалар һәм шигырьләр укылды, котлау сүзләре яңгырады. Күренекле язучы Дамир Гарифуллин: "Көне дә сезнең хезмәткә туры килгән: үзе кояшлы да, җилле дә", - диде. Районның иң күп китап-журнал укучысы дип Риф Вәлиев танылды. Ул 2013 елда...
-
Сарманлылар яңа ял паркына исем эзлиләр
Сарманда ачылган фонтанлы яңа ял паркы исем көтә. Элек анда алмагачлар үскәндә ул алма бакчасы дип йөртелә иде. Тик хәзер бу исем актуаль түгел. Шуңа күрә, хөрмәтле газета укучыларыбыз һәм интернет кулланучыларыбыз, безгә сезнең ярдәм кирәк. Яңа ял паркына исем вариантын шушы яңалык астында комментарийларда калдыра аласыз.