Районның атна шәхесләре – Халидә Хафизова һәм Дания Зиннәтуллина
Халидә Хафизова "Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыруларга хезмәт күрсәтергә әзер, үз эшенең остасы", - диләр хезмәттәшләре Баткак авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Халидә Хафизова турында. Халидә Мамадыш якларында туып үскән. Хезмәт юлын, Алабуга медицина училищесын тәмамлагач, 1983 елда Әгерҗе районында башлый. Безнең районда ул 2001 елдан хезмәт куя. Үз эшен яратып,...
Халидә Хафизова
"Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыруларга хезмәт күрсәтергә әзер, үз эшенең остасы", - диләр хезмәттәшләре Баткак авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Халидә Хафизова турында.
Халидә Мамадыш якларында туып үскән. Хезмәт юлын, Алабуга медицина училищесын тәмамлагач, 1983 елда Әгерҗе районында башлый. Безнең районда ул 2001 елдан хезмәт куя. Үз эшен яратып, белеп башкарганы өчен ул хезмәттәшләре генә түгел, авыл халкы арасында да ихтирам казанган. Бүгенге көндә ул - югары категорияле белгеч. Ә 11 мартта ул 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күпьеллык тырыш хезмәте өчен һәм гомер бәйрәме уңаеннан аңа район Советының Мактау грамотасы тапшырылды.
Дания Зиннәтуллина
Эшне эшләүдә бер хикмәт, яратып эшләүдә ун хикмәт, дигәннәр борынгылар. Әлеге гыйбарә өч дистә елга якын гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган, бихисап санда мөгаллимгә остаз булган мәгълүмати-методик үзәк җитәкчесе Дания Ясир кызы Зиннәтуллина кебекләргә атап әйтелгән. Рангазар авылында туып-үскән кызга мөгаллимлек сәләте тумыштан бирелгәндер. Мәктәпне тәмамлауга, ул, һич икеләнмичә, Яр Чаллы дәүләт педагогия институтына юл тота. Дипломлы белгечне Сарман районы Мортышбаш авылына укытучы итеп билгелиләр. Булачак тормыш юлдашы белән дә шунда таныша, кавыша. Бер ел авыл мәктәбендә укытканнан соң, ул мәгариф бүлегенә эшкә килә һәм бүгенге көнгә кадәр шунда намуслы хезмәт куя. 16 мартта Дания Ясировна алтын юбилеен каршылады. 50 яшь - ул алтын урталык, туктап, бераз тын алу, ирешелгән уңышларны барлар вакыт кына. Бу чорга ул шактый тәҗрибә туплап килде. Хезмәте буенча һәрвакыт халык арасында, төрле язмышлар белән очрашып, аралашып, кемнәндер - үрнәк, кайсыннан гыйбрәт алып яшәве дә үзе сайлаган кыйблага тугры калырга ярдәм итә.
- Аллага шөкер, яраткан эшем, миңа һәрвакыт терәк булучы гаиләм, ярдәмгә килерлек дусларым, мине аңлаучы фикердәшләрем, теләктәшлек белдерүче хезмәттәшләрем бар. Эшләгән эшем үземә җан рәхәтлеге бирә, - ди юбиляр, горурланып.
Дания Зиннәтуллинаның тырыш хезмәте югары бәяләнеп, ул күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнде, Россия Федерациясенең "Гомуми белем бирүнең почетлы хезмәткәре" күкрәк билгесенә ия. Тынгысыз җитәкче - һәрвакыт хәрәкәттә, яңалыклар эзләүдә. Алга таба да аның күңеленә керергә картлыкның - көче, ташлап китәргә яшьлекнең ихтыяры җитмәсен. Җаваплы эшендә гел уңышлар гына юлдаш булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев