Районның атна шәхесләре – Гөлназ Шакирова һәм Лилия Фәретдинова
Гөлназ Шакирова Атна башы коллективта хезмәттәшебезнең гомер бәйрәме белән башланды. Тәрҗемәче Шакирова Гөлназыбыз 1974 елда Чистай шәһәрендә туган, Зәйдә үскән, Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган - рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алган. Зәй шәһәрендә үзе укыган мәктәптә бер ел рус телле балаларга татар...
Гөлназ Шакирова
Атна башы коллективта хезмәттәшебезнең гомер бәйрәме белән башланды. Тәрҗемәче Шакирова Гөлназыбыз 1974 елда Чистай шәһәрендә туган, Зәйдә үскән, Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган - рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алган. Зәй шәһәрендә үзе укыган мәктәптә бер ел рус телле балаларга татар теле нечкәлекләрен өйрәткәч, язмышын Сарман яклары белән бәйләгән - районыбызның үзе кебек уңган-булган егете белән гаилә корып җибәргән. Бүгенге көндә Рамил белән алар ике кыз үстерәләр. Инде безнең коллективта хезмәт куя башлаганына да тугыз ел була. "Хезмәтен белеп, яратып башкара, үз эшенең остасы", - ди аның хакында "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" директорының дубляж буенча урынбасары Фирая Хакова. Хәер, Гөлназыбыз һәр нәрсәдә камиллеккә омтыла. Эштә яхшы хезмәткәр булса, өендә уңган хуҗабикә, балаларына кайгыртучан ана, иренә ышанычлы тормыш юлдашы ул. Матурлыкка омтылу хисе дә көчле анда. Өй бизәргә, чәчәкләрнең дә иң матурларын, җиләк-җимеш, яшелчәләрнең иң тәмлеләрен үстерергә ярата ул.
Лилия Фәретдинова
Үз һөнәренең остасы булган Лилиянең китапханә системасында эшли башлавына да инде 34 ел тулган. Түбән Әхмәт авылында туып-үскән, Сарман урта мәктәбен тәмамлаган кыз Алабуга культура-агарту училищесының китапханәчеләр әзерләү бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, алты ел Янурыс авылы китапханәсе мөдире була. 1987 елдан - Сарман үзәк китапханәсендә. Ун ел укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге белән җитәкчелек итә, бүгенге көндә ул - абонемент бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе. Һәр нәрсәгә иҗади якын килеп эшли белгән Лилия әзерләгән күргәзмәләр үзенчәлекле һәм кызыклы булуы белән аерылып тора. Стендлар эшләгәндә, рәсемне дә үзе ясый. "Җаваплы, тыйнак. Эшен яратып, күңел биреп башкара. Һәр укучы күңеленә ачкыч таба белә, шуңа аны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә", - диләр аның хакында хезмәттәшләре дә.
Лилия Хәниф кызы республика, район күләмендә үткәрелгән конкурсларда да теләп катнаша. Әйтик, мәдәният елы уңаеннан үзәкләштерелгән китапханә оештырган бәйгедә ул 2014 елның "Иң яхшы китапханәчесе" исеменә лаек булды.
Озак еллар куйган фидакарь хезмәтләре өчен Лилия Фәретдинова Татарстан Мәдәният министрлыгының, муниципаль район Советының, мәдәният бүлегенең Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев