4 июнь 2014 яңалыклары
-
Сарманнан Дилүс Гомәров пауэрлифтинг турнирында алтын медаль отты
27 май-1июнь көннәрендә Сочи шәһәрендә пауэрлифтинг (ятып штанга күтәрү) буенча дөнья кубогы үтте. Анда унбер илдән спортчылар катнашты. Районыбызның танылган спортчысы Дилүс Гомәров анда Татарстан делегациясе составында барды. Барлыгы Татарстаннан ярышларда сигез спортчы катнашты. Дилүс Гомәров 50-59 яшьлек һәвәскәр спортчылар арасында алтын медаль отты.
-
Район яңгырсыз интегә
Халык инде күптән бакчаларына яшелчәләр, бәрәңге, җиләк-җимеш, агачлар, чәчәкләр утыртты. Хәзер алар үсеп китәргә яңгыр явуы кирәк. Тик менә яңгыр халыкны уңайсыз хәлдә калдыра да инде - ул яварга "уйлап та карамый". Барысы да аны зарыгып көтәләр, һәм ул, G!smeteo.ru сайтына ышансаң, җомга көнне "сибәләп китәчәк". Шулай булырмы икән -...
-
Республика юстиция министры урынбасары "Сарман" кинотеатрында район халкын кабул итәчәк
10 июньдә 12:00-14:00 сәгатьләрдә республика юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов "Сарман" кинотеатры залында халыкны кабул итә.
-
Фотоконкурска – Сарман авылы күренеше
"Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына берникадәр вакыт фотолар килми торды. Онытмагыз: ул дәвам итә. Бүген, ниһаять, район үзәгенең дә фотосы килде. Безгә Сарман авылы күренешен Ришат Хуҗин җибәрде.
-
Азат Сәетколов сарманлыларның сорауларына җавап бирергә әзер
Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлеге даими рәвештә халыкны кабул итү уздыра. Бүлек җитәкчесе - юстиция подполковнигы Азат Сәетколов Сарманда һәр атнаның пәнҗешәмбесендә 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр "Росгосстрах" компаниясе бинасында кабул итә. Ул Муса Җәлил урамының 63 нче йортында урнашкан, 2 нче кат....
-
Районның атна шәхесләре – Гөлназ Шакирова һәм Лилия Фәретдинова
Гөлназ Шакирова Атна башы коллективта хезмәттәшебезнең гомер бәйрәме белән башланды. Тәрҗемәче Шакирова Гөлназыбыз 1974 елда Чистай шәһәрендә туган, Зәйдә үскән, Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган - рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алган. Зәй шәһәрендә үзе укыган мәктәптә бер ел рус телле балаларга татар...