Районның атна шәхесе – Альбина Әмирова
Быелгы "Ел табибы - Ак чәчәкләр" республика конкурсында "Елның медицина хезмәткәре" номинациясендә Иске Кәшер фельдшер-акушерлык пункты мөдире Альбина Әмирова җиңеп чыкты һәм "Лада-гранта" автомобиленә лаек булды. Тумышы белән - Иске Минзәләбаш авылыннан ул. Бөгелмә медицина училищесын тәмамлаганнан соң, бүленеш буенча бер ел Баткак авылында шәфкать туташы булып эшли. Аннан бүгенге...
Быелгы "Ел табибы - Ак чәчәкләр" республика конкурсында "Елның медицина хезмәткәре" номинациясендә Иске Кәшер фельдшер-акушерлык пункты мөдире Альбина Әмирова җиңеп чыкты һәм "Лада-гранта" автомобиленә лаек булды. Тумышы белән - Иске Минзәләбаш авылыннан ул. Бөгелмә медицина училищесын тәмамлаганнан соң, бүленеш буенча бер ел Баткак авылында шәфкать туташы булып эшли. Аннан бүгенге көнгә кадәр Иске Кәшер авылы халкына медицина ярдәме күрсәтә. Бу өлкәдә эшли башлавына да инде 35 ел булган. Эшен күңел биреп, яратып башкара. Халык белән дә уртак телне тиз тапты. Олыны-олы, кечене кече итә белгәне өчен аны яраталар, хөрмәт итәләр, безнең табибәбез, дип йөртәләр. Пунктка косметик ремонт ясау, тирә-юнен төзекләндерү эшләрендә дә булышырга, ярдәм итәргә әзер торалар. "Авылдашларым хакында нинди генә җылы сүзләр әйтсәм дә, аз. Остазым Разыя апа Йосыповага да мин бик рәхмәтле. Гаҗәеп төгәл кешеләрнең берсе иде. Мине күп нәрсәгә өйрәтте. Республика бәйгесендә җиңүем белән мин аңа да бурычлы, - ди ул. - Тормыш иптәшем Разим белән киңәшләштек тә, быелгы бәйгедә мин дә катнашырга булдым. 15 көн эчендә өч еллык эш нәтиҗәләрен җыеп, пункт эшчәнлеге, шәхси тормышны чагылдырган фотоальбом, видеоязма әзерләп, конкурс комиссиясенә юлладык. Республика буенча 60 эш тапшырылган булса, шуның 18е финалга үтте. Җиңүчеләр тавыш бирү тәртибе буенча билгеләнде. Миңа тавыш биргән барлык сарманлыларга, авылдашларыма, тавыш бирүне оештырган үзәк больница баш табибы Ирек Билаловка эчкерсез рәхмәтемне белдерәм. Райондашларымның тавышы миңа җиңү китерде. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков төп приз иясе дип, минем исемне атады. Моны ук көтмәгән идем. Медицина фәннәре профессорлары, доцентлар, кафедра мөдирләре арасыннан минем төп призга лаек булуым, бермәлгә, әкияттәге кебек тоелды. Бүләкләү тантанасы "Пирамида" күңел ачу үзәгендә үтте. Ул тәмамлануга, урам якта район башлыгы Нәфис Касыймович Закировның каршы алуы үзе бер куаныч булды. Бу җиңүем миңа 55 яшемә Аллаһның бүләге кебек булды", - ди Альбина, шатлыгы белән уртаклашып. Аның сөенечен без - редакция хезмәткәр-ләре дә уртаклашабыз, зур җиңүенә безнең өлеш тә керү - газета көчен күрсәтә торган тагын бер дәлил. 23 июньдә Альбина үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аңа алга таба да сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев