25 июнь 2014 яңалыклары
-
Сарманда рейд вакытында автотранспорт таныклыгыннан мәхрүм ителгән тракторчы ачыкланды
Бүген ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә редакция хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау өчен рейдка чыктылар. Рейдның башында ук бер трактор йөртүчесе тавыкны бәрдерде. Юл патруле хезмәте инспекторы, полиция лейтенанты Айрат Хөснетдинов һәм аның коллегасы, полициянең өлкән лейтенанты Фәнис Әхәтов тракторны туктаттылар. Тикшерү трактор йөртүче ир-атның автотранспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән...
-
Янурыс авыл җирлегендә вак таш җәйдерү эшләре бара
Янурыс авыл җирлегенең Янурыс, Каташ-Каран, Иске Әхмәт авылларында юлларның өслегенә вак таш җәйдерү эшләре башланды.
-
Сарман районы командасы яшь геологлар олимпиадасында катнаша
23 июньнән 10 июльгә кадәр "Заречье" сәламәтләндерү лагеренда профильле смена кысаларында яшь геологларның Республика ачык кыр олимпиадасы үтә. Чарада Татарстаннан 26 команда һәм Кырым Республикасыннан бер команда катнашалар - барлыгы 200 дән артык укучы. Олимпиадада катнашучы командалар арасында Сарман районы командасы да бар. Министерство образования и науки Республики Татарстан
-
Болгар комплексы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде
Катар башкаласы Дохада уздырыла торган ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының шәех әл-Маясс бин Хәмәд бин Хәлифә әл-Тани рәислегендәге чираттагы 38 нче сессиясендә Болгар тарихи-археологик комплексын ЮНЕСКО исемлегенә кертү турында карар кабул ителде. Болгар тарихи-архиологик комплексы исемлеккә кертелгән 1002 нче объект булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
-
Сарманлылар әҗәтләрен вакытында түләргә тиешләр
TatCenter.ru сайты хәбәр иткәнчә, алимент, коммуналь түләүләр, элемтә хезмәте буенча әҗәтләр кредит тарихына керәчәк. Әҗәтләрне ун көн эчендә түләп бетермәгәннәр яңа ссудаларга өмет итә алмаячаклар.
-
Районда кызу темплар белән терлек азыгы әзерләнә
Бүгенге көндә районда кызу темплар белән терлек азыгы әзерләнә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү һәм маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салиховның чыгышы - шул хакта. - Терлек азыгы әзерләү өчен быелның җәе бик үк уңышлы башланмады. Дөрес, яңгырлы көз, карлы кыш һәм җылы яз барлык авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш...
-
Районның атна шәхесе – Альбина Әмирова
Быелгы "Ел табибы - Ак чәчәкләр" республика конкурсында "Елның медицина хезмәткәре" номинациясендә Иске Кәшер фельдшер-акушерлык пункты мөдире Альбина Әмирова җиңеп чыкты һәм "Лада-гранта" автомобиленә лаек булды. Тумышы белән - Иске Минзәләбаш авылыннан ул. Бөгелмә медицина училищесын тәмамлаганнан соң, бүленеш буенча бер ел Баткак авылында шәфкать туташы булып эшли. Аннан бүгенге...