Районда атна шәхесләре – Ләйсәнә Баһманова һәм Гөлнур Гайнемова
Ләйсәнә Баһманова Баһманова Ләйсәнә Хәнҗәр кызы 1960 елның 5 августында Куҗак авылында туган. Мәктәптән соң ул Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлый һәм Әлмәт районында китапханәче булып эшли башлый. 1980 елда Иске Кәшер авылы китапханәсенә өлкән китапханәче булып урнаша, дүрт елдан исә аның мөдире итеп билгеләнә. 1990 елдан Ләйсәнә Хәнҗәровна - совет...
Ләйсәнә Баһманова
Баһманова Ләйсәнә Хәнҗәр кызы 1960 елның 5 августында Куҗак авылында туган. Мәктәптән соң ул Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлый һәм Әлмәт районында китапханәче булып эшли башлый. 1980 елда Иске Кәшер авылы китапханәсенә өлкән китапханәче булып урнаша, дүрт елдан исә аның мөдире итеп билгеләнә. 1990 елдан Ләйсәнә Хәнҗәровна - совет эшендә. Ул менә егерме биш ел инде авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшли. Җирлектә яшәүчеләр аның эшеннән канәгать, аны ачык йөзле, игътибарлы булуы өчен хөрмәт итәләр. Тырыш хезмәте өчен күп кенә бүләкләргә, шул исәптән Казанның 1000 еллыгы уңаеннан медаленә лаек булган. Җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы хезмәт куйганы өчен һәм юбилее уңаеннан, ул муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Тормыш иптәше Әзбәр белән өч бала - бер кыз һәм ике ул үстерделәр.
Гөлнур Гайнемова
Гайнемова Гөлнур Зәкария кызы 1965 елның 31 июлендә Иске Имән авылында туган. Зәйтүнә апа белән Зәкария абыйның җиде балалы тату, эшчән гаиләсендә, апа-абыйлары кебек, һәр эшкә өйрәнеп үсә ул. Хезмәт юлын, Түбән Кама сәүдә училищесын тәмамлап, Лениногорск районында сатучы булып башлый. Берничә елдан язмышы аны туган авылына кайтара. Биредә гармунчы кызны авыл клубына мөдир итеп куялар, ә 1995 елда Иске Имән авыл советы рәисе урынбасары вазифасын йөклиләр. Шуннан бирле Гөлнур Зәкариевна - җирлек башлыгы белән бергә авылдашлары мәнфәгатьләрен кайгырту эшендә. Ул үз белемен күтәрү турында да онытмый, читтән торып Казанның Социаль һәм гуманитар белемнәр институтын тәмамлый. Җирле үзидарә органнарында озак еллар куйган намуслы хезмәте өчен һәм юбилее уңаеннан, Гөлнур Гайнемова муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Кызы Эльза Яр Чаллы шәһәрендә укытучы булып эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев