5 август 2015 яңалыклары
-
Сарманлылар өчен август аена намаз вакытлары
-
ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Сарман районына эшлекле сәфәр кылды
Республиканың сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бүген районга эшлекле сәфәр кылды. Ул район үзәк хастаханәсендә булып, табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар белән очрашты. Аның барышында Татарстан җитәкчелеге тарафыннан Республикада сәламәтлек саклау юнәлешендә тормышка ашырылучы программалар турында да сөйләшү булды.
-
Каташ Каранда һәм Җәлилдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Республиканың Юстиция министрлыгы Россия Юристлар ассоциациясенең Татарстан региональ бүлекчәсе белән берлектә авыл халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итә. 6 августта мондый ярдәмне Каташ Каран авылы һәм Җәлил бистәсендә , алар белән күрше-тирә авылларда яшәүчеләр ала алачак. Каташ Каранда кабул итү 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькәчә, Җәлилдә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә...
-
Сарман картингчылары Республика чемпионатында көмеш медальләргә ия булдылар
31 июль-2 август көннәрендә Байлар Сабасында картинг буенча XX Татарстан Республикасы рәсми чемпионаты үтте. Анда республиканың барлык клублары командалары, шул исәптән безнең "Яшь техниклар станциясе"нең "Ялкын" картингчылары да, катнашты. Ярышлар "Микро", "Мини", "Супер-мини", "Стриж", "Пилот", Ротакс Макс юниор", "125-А", "125-Б" классларында узды. Сарман гимназиясенең 4нче сыйныфы укучысы Артур Заһиров үзенең...
-
Районда атна шәхесләре – Ләйсәнә Баһманова һәм Гөлнур Гайнемова
Ләйсәнә Баһманова Баһманова Ләйсәнә Хәнҗәр кызы 1960 елның 5 августында Куҗак авылында туган. Мәктәптән соң ул Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлый һәм Әлмәт районында китапханәче булып эшли башлый. 1980 елда Иске Кәшер авылы китапханәсенә өлкән китапханәче булып урнаша, дүрт елдан исә аның мөдире итеп билгеләнә. 1990 елдан Ләйсәнә Хәнҗәровна - совет...