САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Сарман районында физик кимчелекләре булганнар чиксез тырыш тормыш алып баралар

Җир йө­зен­дә яшәү­че һәр ун ке­ше­нең бер­се - ин­ва­лид. Әле бү­ген­ге көн­дә дә алар­ның күп­че­ле­ге җәм­гы­ять тор­мы­шын­да ак­тив кат­на­шу­дан мәх­рүм, бу юл­да төр­ле кир­тә­ләр­гә оч­рап то­ра­лар. Ме­нә шул кир­тә­ләр­не юк­ка чы­га­ру­ны күз­дә то­тып, 1992 ел­да Бер­ләш­кән Мил­ләт­ләр Оеш­ма­сы­ның Ге­не­раль Ассамб­ле­я­сы 3 де­кабрь­дә Ха­лы­ка­ра ин­ва­лид­лар кө­нен бил­ге­ләп үтү ту­рын­да­гы ка­ра­рга ки­лә....

Җир йө­зен­дә яшәү­че һәр ун ке­ше­нең бер­се - ин­ва­лид. Әле бү­ген­ге көн­дә дә алар­ның күп­че­ле­ге җәм­гы­ять тор­мы­шын­да ак­тив кат­на­шу­дан мәх­рүм, бу юл­да төр­ле кир­тә­ләр­гә оч­рап то­ра­лар. Ме­нә шул кир­тә­ләр­не юк­ка чы­га­ру­ны күз­дә то­тып, 1992 ел­да Бер­ләш­кән Мил­ләт­ләр Оеш­ма­сы­ның Ге­не­раль Ассамб­ле­я­сы 3 де­кабрь­дә Ха­лы­ка­ра ин­ва­лид­лар кө­нен бил­ге­ләп үтү ту­рын­да­гы ка­ра­рга ки­лә.

Әйе, ин­ва­ли­д­лар ара­сын­да гы­на тү­гел, хәт­та дүрт са­ны тө­гәл бул­ган, сау-сә­ла­мәт ке­ше­ләр ара­сын­да да тор­мыш­тан зар­ла­нып, бар дөнь­я­сын тир­гәп яшәү­че­ләр аз тү­гел. Шул ук ва­кыт­та фи­зик ким­че­ле­ге ту­рын­да уй­лап та бир­ми­чә, күп­ләр үр­нәк алыр­лык итеп го­мер ки­че­рү­че­ләрне кү­реп, сок­ла­на­быз, баш­ка­лар да күр­сен, бел­сен­нәр дип, алар ту­рын­да әле­дән-әле язар­га ты­ры­ша­быз. Бү­ген­ге яз­ма Сар­ман авы­лын­да яшәү­че Фир­да­ния Шакирова һәм Өл­фәт Габделхаков ту­рын­да.

Бы­ел яз бак­ча­быз­да җи­ләк-җи­меш агач­ла­ры га­дәт­тә­ге­дән ир­тә­рәк чә­чәк ат­ты, уңыш­ла­ры да мулдан булды. Тор­мыш ип­тә­шем һәр­ва­кыт ир­тә то­ра, язын-җәен бак­ча­да эш та­ба, ир­тән­ге чәй­не дә ул әзер­ли. Бер­көн­не ир­тән өс­тәл­дә­ге та­бак­та бак­ча җи­лә­ге өе­леп то­ра иде. Ми­нем ап­ты­ра­вым­ны кү­реп, ирем: "Фир­да­ния", - дип куй­ды. Эш шун­да, өй­дә­ге гөл­ләр­нең, бак­ча­да­гы җи­ләк­ләр­нең һәр­бер­се­нең исе­ме бар. Аль­би­на, Зөл­фия, Ми­ла­на, Рәй­хан - уку­чы­ла­рым бү­ләк ит­кән гөл­ләр, Ра­вил, Ма­рат, Га­зи­нур, Фир­да­ния - ту­ган­на­рым­нан, күр­ше­лә­рем­нән алып үр­чет­кән җи­ләк­ләр.

Күр­шем Фир­да­ния, җи­лә­гем бик тәм­ле, үр­чет әле дип, яз кө­не үсен­те­лә­рен керт­кән иде. Бик тиз үр­чеп кит­те­ләр, бе­рен­че бу­лып өл­гер­де­ләр дә. "Та­тарс­тан яшь­лә­ре"­нең бер са­нын­да чык­кан "Тө­ше­мә дә ел­ма­еп ке­рә" ди­гән яз­мам­да фи­зик мөм­кинлек­лә­ре чик­лән­гән, те­ле­ви­зор тө­зә­тү­че уң­ган егет Өл­фәт­не дә ис­кә ал­ган идем. Фир­да­ния - аның ха­ты­ны, ос­та те­гү­че, аның да фи­зик мөм­кин­ле­ге чик­ле. Күп­ләр сок­ла­ныр­лык итеп, бик ма­тур яши­ләр алар. Мин ки­лен бу­лып төш­кән, ба­ла­ла­ры­быз ту­ып үс­кән йорт­ны са­тып ал­ды­лар, һәм, шу­ны­сы­на сө­е­неп бе­тә ал­мыйм, аны урам­га ямь би­реп то­ру­чы, бө­тен уңай­лык­ла­ры бул­ган үзе­нә бер ма­тур йорт­ка әй­лән­дер­де­ләр. Бак­ча­ла­ры ту­лы гөл-чә­чәк, җи­ләк-җи­меш. Өл­фәт һәм Фир­да­ния бе­лән сөй­лә­шеп утыр­ган­да, алар­дан бер зар­ла­ну, ка­нә­гать­сез­лек сү­зе ишет­ми­сең, тор­мыш­ка алар ке­бек га­шыйк, көч­ле рух­лы ке­ше дөнь­я­да бар ми­кән, дип уй­лый­сың, үзең­дә дә яшәү дәр­те ар­та. Уң­ган­лык өс­те­нә ан­дый­лар­га үл­чәп бе­тер­ге­сез тү­зем­лек, ты­рыш­лык­ та ки­рәк бит. Тор­мыш­та оч­ра­ган кир­тә-авыр­лык­лар­ны җи­ңәр­гә дә көч та­ба­лар алар.

Фи­зик ким­че­лек­ле ке­ше­ләр­гә алай дип әй­тү дө­рес тә тү­гел ке­бек. Чөн­ки Ал­ла­һы Тә­га­лә бән­дә­сен ярат­кан­да, аңа яшәү өчен бар­лык мөм­кин­лек­лә­рен дә би­рә, тик ан­нан фай­да­ла­ну­ны гы­на ке­ше­нең үзе­нә ­тапшы­ра. Ди­мәк, нин­ди ха­ләт­тә бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, ба­ры­сы да ке­ше­нең үз ку­лын­да. Фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­гән­нәр исә мо­ны сә­ла­мәт ке­ше­ләр­гә ка­ра­ган­да ях­шы­рак аң­лый­лар - алар­ның ру­хи мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­мә­гән, шу­ңа да Хо­дай бү­ләк ит­кән һәр көн­нең ка­де­рен бе­леп, тор­мыш­тан ямь та­бып яши­ләр алар.

Мин күр­шем Фир­да­ни­я­гә сок­ла­нып туя ал­мыйм. Ул 1959 ел­да ту­ып, кеч­ке­нә­дән чир бе­лән кө­рәш­кән. Әти­се бе­лән әни­се кө­теп ал­ган ба­ла­ла­рын са­вык­ты­ру өчен ба­ры­сын да эш­лә­гән­нәр. Күп ке­нә опе­ра­ци­я­ләр­дән соң, якын­на­ры­ның тү­зем­ле­ге, ты­рыш­лы­гы бе­лән Фир­да­ния аяк­ка бас­кан, авыр­лык­лар бе­лән бул­са да, үз-үзен йөр­тер хәл­гә кил­гән. Би­шен­че сый­ныф­ка ка­дәр өй­дә, ә ан­нан мәк­тәп­кә йө­реп, ты­ры­шып укы­ган. "Ми­ңа һәр­ва­кыт ях­шы ке­ше­ләр ге­нә оч­ра­ды, алар­га рәх­мәт­ле­мен", - ди ул. Әл­мәт­тә Фир­да­ни­я­нең аяк­ла­ры­на опе­ра­ция яса­ган хи­рург И.Куй­бе­да паци­ент­ка­сы­на Горь­кий­да­гы (хә­зер Тү­бән Нов­го­род) ин­ва­лид­лар өчен һө­нә­ри мәк­тәп­тә те­гү­че­лек­кә укыр­га ки­ңәш бир­гән. Шун­да ты­ры­шып укып, һө­нәр алып, ту­ган ягы Сар­ман­га кайт­кан Фир­да­ния, эш эз­ләп, шак­тый тү­рә­ләр­нең бу­са­га­сын тап­та­ган. Мак­са­ты­на ба­ры­бер иреш­кән - көн­кү­реш ком­би­на­ты­на ур­наш­кан. Бу­ла­чак ирен - те­ле­ви­зор­лар тө­зә­тү­че, мах­сус бе­лем­ле Аза­лак еге­те Өл­фәт­не дә шун­да оч­рат­кан. Ни­ках­ла­шу­ла­ры­на да ун­дүрт ел ин­де.

Хә­зер Сар­ман­да көн­кү­реш ком­би­на­ты да, аның цех­ла­ры да юк дә­рә­җә­сен­дә. Өл­фәт бе­лән Фир­да­ния сар­ман­лы­лар­га өй­лә­рен­дә ге­нә хез­мәт күр­сә­тә­ләр. Өл­фәт­кә кат­лау­лы за­ма­на тех­ни­ка­ла­рын ти­рә-як авыл­лар­дан да кү­тә­реп ки­лә­ләр, эшен­нән ка­нә­гать­ләр.

Сер тү­гел, ки­бет­ләр­дән, ба­зар­лар­дан ал­ган чит ил ки­ем-са­лым­на­рын Фир­да­ния "ку­лы аша үт­кә­реп" ки­я­без (яңа бул­са­лар да, те­ген­нән-мон­нан сү­тел­гән яки сү­те­лер­гә ге­нә то­ра­лар бит ул ки­ем­нәр). Баш­ка ки­рәк-ярак­лар­ны да җи­ре­нә җит­ке­реп эш­ләп би­рә ул. Уң­ган ху­җа­би­кә дә үзе, үс­тер­гән яшел­чә­лә­рен­нән яса­ган са­лат­ла­ры, җи­ләк-җи­меш кай­нат­ма­ла­ры - те­лең­не йо­тар­лык. Ярат­кан шө­гыль­лә­ре дә шак­тый аның. Әни­сен­нән чи­гәр­гә, бәй­ләр­гә өй­рән­гән. Кү­ңел ки­че­реш­лә­рен, тор­мыш­ның ма­тур миз­гел­лә­рен, уй-фи­кер­лә­рен ши­гырь юл­ла­ры­на са­ла. "Әти­ем тө­се, - ди ул гар­му­нын күр­сә­теп. - Абы­ем­ны, ми­не уй­нар­га өй­рәт­те". Фир­да­ния та­тар ха­лык көй­лә­рен ае­ру­ча яра­тып баш­ка­ра. Чи­ләк-чи­ләк бак­ча җи­меш­лә­рен авыл­га - Өл­фәт­нең олы яшь­тә­ге әти-әни­се­нә кай­та­ра­лар, алар­ны ча­кы­рып ку­нак итә­ләр. Өл­фәт үзе җый­ган трак­то­ры бе­лән бак­ча­ла­рын сө­рә, эш­кәр­тә, кыш кө­не кар кө­ри. Фир­да­ни­я­нең әни­сен үз­лә­рен­дә тәр­би­я­ләп, ба­кый­лык­ка ма­тур итеп озат­ты­лар, ана алар­га хә­ер-фа­ти­ха­сын би­реп кит­те. Ике як­ның да ту­ган­на­рын ти­гез кү­реп, ара­ла­шып, яр­дәм­лә­шеп яши­ләр алар. "Тәм­ле" итеп яши бе­лү­че бу ке­ше­ләр­гә ни­чек сок­лан­мый­сың?!

...Бер ки­бет ише­ге тө­бен­дә: "Ун тәң­кә ге­нә бир әле", - дип, кул су­зып то­ру­чы, әз­мә­вер­дәй, дүрт са­ны ка­мил бер­ни­чә бән­дә­не (ир-ат ди­яр­гә тел әй­лән­ми) еш оч­ра­там. Кыз­га­нам үз­лә­рен - го­мер­лә­ре за­я­га үтә. Дөнья ма­тур, дөнья киң бит, алар эш тә­мен, ары­ган­нан соң ял итү­ләр­нең, хез­мәт­нең ге­нә рә­хәт­лек ки­те­рү­ен бел­ми­ләр. "Дөнь­я­да үз на­сый­бың­ны оныт­ма. Ал­лаһ сез­гә җир­не йө­рер­гә уңай­лы кыл­ды, ул Җир­нең йө­зен иң­ләп йө­ре­гез вә Аның ри­зы­гын аша­гыз..." дип бә­ян итә Коръ­ән Кә­рим­нең 236нчы ая­те. Әле­ге яз­мам шу­шы аять­не, җир­дә яшәү­нең мәгъ­нә­сен аң­лап җит­кер­мәү­че­ләр өчен гыйб­рәт бу­лыр дип ыша­нам.

Реклама

Кла­ра Вәлишина-Сабирова. Сар­ман авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X