3 декабрь 2013 яңалыклары
-
Сарман районында физик кимчелекләре булганнар чиксез тырыш тормыш алып баралар
Җир йөзендә яшәүче һәр ун кешенең берсе - инвалид. Әле бүгенге көндә дә аларның күпчелеге җәмгыять тормышында актив катнашудан мәхрүм, бу юлда төрле киртәләргә очрап торалар. Менә шул киртәләрне юкка чыгаруны күздә тотып, 1992 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтү турындагы карарга килә....
-
Сарман район үзәк хастаханәсендә электрон чират кертеләчәк
Табибка күренү өчен электрон чират буенча язылу моңарчы шәһәр поликлиникаларында гына күзәтелгән булса, 1 январьдән ул район үзәк хастаханәсе поликлиникасында да кертеләчәк. Иртәдән үк табиб кабинеты ишек төбендә чират аласы булмаячак. Бер авыруны карау өчен табибка 20 минут вакыт биреләчәк. Бу турыда тулырак язманы газетаның алдагы санарының берсендә укырсыз.
-
Өстәл теннисы буенча күчмә кубок Сарман гимназиясендә калды
Ноябрь ахырында Сарман гимназиясенең спорт залында Татарстанның атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә багышланган теннис ярышлары узды. Ул быел алтынчы мәртәбә үткәрелде. Турнирда Актаныш, Азнакай, Алексеевск һәм Сарман районыннан 86 укучы катнашты. Уеннар өч яшь төркемендә үткәрелде: 2004 елгы һәм кечерәк уенчылар, 2001-2003 елда туганнар, 1996-2000 елгы уенчылар. Ярышларны яшьләр эше,...
-
Сарманда мәктәп укучыларының үз Думасы бар
Сарман гимназиясендә Район балалар Думасы утырышы узды. Анда район мәктәпләренең актив укучылары, лидерлары җыелган иде. Утырышта һәрбер мәктәпнең делегатлары отчет белән чыгыш ясадылар. Шулай ук укучыларның лидерлык сыйфатларын белер өчен тест үткәрелде.