САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Районның атна шәхесләре – Камил Сафин һәм Резеда Әхмәтҗанова

Руб­ри­ка­быз ге­рой­ла­ры - яшәү рә­веш­лә­рен үр­нәк итәр­лек, ты­рыш хез­мәт­лә­ре өчен рес­пуб­ли­ка, ра­йон җи­тәк­че­ле­ге­нең бү­ләк­лә­ре­нә ла­ек бул­ган, төр­ле дә­рә­җә бәй­ге­ләр­дә уңыш яу­ла­ган шә­хес­ләр. Камил Сафин Са­фин Ка­мил Мир­ха­фи­зан улы - Ма­ма­дыш­та ту­са да, Сар­ман улы. Укы­ту­чы бу­ла­рак юл­ла­ма бе­лән эш­кә җи­бә­рел­гән Мир­ха­фи­зан абый бе­лән Зәй­тү­нә апа чит ра­йон­да озак тор­мый­лар, ка­бат...

Руб­ри­ка­быз ге­рой­ла­ры - яшәү рә­веш­лә­рен үр­нәк итәр­лек, ты­рыш хез­мәт­лә­ре өчен рес­пуб­ли­ка, ра­йон җи­тәк­че­ле­ге­нең бү­ләк­лә­ре­нә ла­ек бул­ган, төр­ле дә­рә­җә бәй­ге­ләр­дә уңыш яу­ла­ган шә­хес­ләр.

Камил Сафин

Са­фин Ка­мил Мир­ха­фи­зан улы - Ма­ма­дыш­та ту­са да, Сар­ман улы. Укы­ту­чы бу­ла­рак юл­ла­ма бе­лән эш­кә җи­бә­рел­гән Мир­ха­фи­зан абый бе­лән Зәй­тү­нә апа чит ра­йон­да озак тор­мый­лар, ка­бат Сар­ман­га кай­та­лар. Дүрт ба­ла үс­те­рә­ләр, ба­ры­сы­на да юга­ры бе­лем би­рә­ләр. На­ил Са­фин ра­йо­ны­быз­ның бил­ге­ле та­рих­чы­сы иде. Фә­ри­дә ха­ным - Та­тарс­тан­ның ат­ка­зан­ган ар­тист­ка­сы. Ра­вия күп ел­лар ра­йон мә­дә­ни­ят йор­тын­да рәс­сам бу­лып эш­лә­де.

Ә Ка­мил Са­фин Ка­зан ави­а­ция инс­ти­ту­тын эш­тән ае­рыл­мый­ча тә­мам­лый. Мо­тор­лар тө­зү за­во­дын­да оеш­ты­ру сә­лә­те зур бул­ган, ини­ци­а­ти­ва­лы, эру­ди­ци­я­ле егет­не тиз кү­реп ала­лар һәм цех­ның ком­со­мол ко­ми­те­ты сек­ре­та­ре итеп сай­лый­лар. Ты­рыш хез­мә­те өчен рә­се­мен цех­ның По­чет так­та­сы­на ку­я­лар, "Бишь­ел­лык удар­ни­гы" ди­гән мак­тау­лы исем­гә дә ла­ек бу­ла. Соң­рак ул ком­со­мол­ның шә­һәр ко­ми­те­ты әгъ­за­сы итеп сай­ла­на. 1979 ел­да як­таш­ла­ры­ның ча­кы­руы бу­ен­ча Сар­ман­га кай­та, тө­зе­леш-мон­таж оеш­ма­сы­на эш­кә ке­рә, ком­со­мол ко­ми­те­ты сек­ре­та­ре бу­ла, со­ңын­нан ра­йон ком­со­мол ко­ми­те­тын­да оеш­ты­ру бү­ле­ге мө­ди­ре, бе­раз­дан рай­ко­мол­ның икен­че сек­ре­та­ре ва­зи­фа­ла­рын баш­ка­ра. 1982 ел­да рай­ком­га инст­рук­тор итеп бил­ге­лә­нә. 1984 ел­дан авыл ху­җа­лы­гы хез­мәт­кәр­лә­ре проф­со­ю­зы­ның ра­йон ко­ми­те­ты сек­ре­та­ре бу­лып эш­ли. 1994 ел­да ул Юл­ти­мер кир­печ за­во­ды­на ки­лә, би­ре­дә шак­тый ел­лар хез­мәт ку­еп, оеш­ма үз­гәр­те­лү сә­бәп­ле, ва­кы­тын­нан ал­да ла­ек­лы ял­га да шун­нан чы­га. Ты­рыш хез­мә­те өчен "Татг­лав­неф­те­газст­рой" ида­рә­че ком­па­ни­я­се­нең По­чет гра­мо­та­ла­ры, Рәх­мәт хат­ла­ры бе­лән бү­ләк­лә­нә, рә­се­ме По­чет так­та­сы­на ку­е­ла.

Реклама

7 но­ябрь­дә Ка­мил Са­фин 60 яшь­лек юби­ле­ен бил­ге­ләп үт­те. Юби­лее һәм күпьел­лык ты­рыш хез­мә­те өчен ра­йон Со­ве­ты­ның По­чет гра­мо­та­сы бе­лән бү­ләк­лән­де.

Резеда Әхмәтҗанова

Резеда Әзһәр кызы Әхмәтҗанова Җә­лил по­се­ло­гы сән­гать мәк­тә­бендә укы­ту­чы булып эшли. Ул 1964 ел­ның 6 но­яб­рен­дә Әл­мәт ра­йо­ны­ның Шар­ла­ма авы­лын­да га­и­лә­дә өчен­че ба­ла бу­лып ту­ган­. Әти­се Әзһәр, әни­се За­ки­рә го­мер буе кү­мәк ху­җа­лык­та хез­мәт куй­ганнар. Зәй­тү­нә апасы ба­ла­лар бак­ча­сын­да, икен­че апасы Зин­фи­ра Җә­лил са­на­то­рий-про­фи­лак­то­ри­ен­да эш­ли. Ә Резеда, мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач, укы­ту­чы һө­нә­рен сай­лый. Ба­ла­лар­га рә­сем ясар­га өй­рә­тә баш­ла­вы­на да инде 29 ел узган. "Укы­ту­чы, бе­рен­че чи­рат­та, ба­ла­лар кү­ңе­ле­нә ях­шы­лык, рә­хим­ле­лек ор­лык­ла­ры са­лыр­га ти­еш, - ди Резеда Әзһәровна. - Уку­чы­ла­рымның уңыш­ла­ры - алар ми­нем күпь­ел­лык хез­мә­тем­нең җи­меш­лә­ре. Авыр, җа­вап­лы бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, укы­ту­чы хез­мә­тен сай­ла­вы­ма һич ке­нә дә үкен­мим. Ярат­кан хез­мә­тең бу­лу - зур бә­хет, дип са­ныйм. Ми­нут­лар, сә­гать­ләр, көн­нәр, ай­лар күз ачып йом­ган ара­да үтеп ки­тә­ләр, ди иде әни­ем. Бу, чын­нан да, шу­лай. Кай ара­да яр­ты га­сыр­лык юби­ле­ем да җит­кән".

Әхмәтҗановлар гаиләсендә бер ул, бер кыз үс­кән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X