12 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Сарманда көзге чакырылышның беренче "отправкасы" үтте
Бүген иртән Сарманнан армиягә көзге чакырышның беренче "отправкасы" булды. Безнең районнан 9 егет һәм Мөслим районыннан 2 егет армия сафларына киттеләр. Алар бер ел буена хәрби хезмәт үтәчәкләр.
-
Сарманда балаларга "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" тапшырылды
Татарстанда "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты старт алды. Хәзер беренче класс укучысы мәдәният учакларында үтә торган төрле чараларга, тарихи, мәдәни объектларга экскурсиягә барганда мәдәни көндәлеген кыстырып барырга, анда билге куйдыртырга, кайткач, алган тәэсирләре, хатирәләрен көндәлеккә язарга тиеш була. уку елы ахырында тутырылган көндәлекләргә бәйге үткәрелә. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә, моннан...
-
Сарман редакциясе "Минем әнием – иң-иңе!" дигән конкурс игълан итә
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" үзенең рәсми сайтында яңа конкурс игълан итә. Ул "Минем әнием - иң-иңе!" дип аталачак. Анда катнашу өчен sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына әниегез белән фотография, аңа багышланган җылы сүзләр, котлаулар, шигырьләр, язмалар җибәрә аласыз. Иң яхшылары район газетасының Әниләр көненә багышланган санында бастырылачак.
-
Алан авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Бүген, 12 ноябрьдә, Алан авылында яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасы үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуртдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Билалов һәм башкалар катнаштылар. "Иң мөһиме - болар барысы да халык өчен, кешеләр өчен эшләнде", - диде Татарстан...
-
Районның атна шәхесләре – Камил Сафин һәм Резеда Әхмәтҗанова
Рубрикабыз геройлары - яшәү рәвешләрен үрнәк итәрлек, тырыш хезмәтләре өчен республика, район җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булган, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш яулаган шәхесләр. Камил Сафин Сафин Камил Мирхафизан улы - Мамадышта туса да, Сарман улы. Укытучы буларак юллама белән эшкә җибәрелгән Мирхафизан абый белән Зәйтүнә апа чит районда озак тормыйлар, кабат...
-
Ләшәү Тамакта булган янгынның сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара
Бүгенге көндә Ләшәү Тамак авылында булган янгынның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклау буенча тикшерү эшләре бара. Янгын нәтиҗәсендә авылда ике йорт янган. Алар икесе дә хуҗасыз йортлар булган.
-
Районда шикәр чөгендерен алу соңгы гектарларда бара
"Нөркәй" агрофирмасында бу эшне төгәлләделәр. Зәй шикәр заводына татлы тамыр озату дәвам итә, 11 ноябрьгә ул 164 мең тонна тапшырылды.
-
Сарманда "Бердәм Россия" партиясенең конференциясе үтәчәк
14 ноябрьдә "Сарман" кинотеатрында "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлекчәсенең XVIII конференциясе (икенче этабы) узачак. Анда җирле бүлекчәнең бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау кампаниясендә катнашуы, җирле бүлекчә составындагы үзгәрешләр каралачак. Конференция 10:00 сәгатьтә башлана.