Зур Нөркәй мәктәбе укучылары әниләр көнен олылап уздырганнар
Көннең яктылыгы - кояшта,күкнең матурлыгы - йолдызларда, җирнең гүзәллеге - кызларда. 8 март хатын - кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. 6 март көнне "Ягез әле,кызлар!" бәйгесендә безнең укучылардан төзелгән 2 команда көч сынашты. Алар төрле конкурсларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр....
Көннең яктылыгы - кояшта,күкнең матурлыгы - йолдызларда, җирнең гүзәллеге - кызларда. 8 март хатын - кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. 6 март көнне "Ягез әле,кызлар!" бәйгесендә безнең укучылардан төзелгән 2 команда көч сынашты. Алар төрле конкурсларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Дуслык командасы 31 балл җыеп җиңү яулады. Яшьлек командасы кызлары да уенда сынатмады. Уен бик күңелле үтте.
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев