9 март 2018 яңалыклары
-
Сарманлылар, хәерле, тыныч төннәр сезгә!
Без телибез сихри, айлы - йолдызлы төннәр, тәмле төшләр.
-
“Ләйсән” балалар бакчасы кечкенәләре “8 март “бәйрәмен билгеләп үттеләр
Март аенда, кар өстендә Кояш нурлар уйната - Яз килә,каршы алыгыз - Дигән хәбәр тарата. Без беләбез, җылы язның Иң беренче бәйрәме - Әниләр, әби - апалар, Хатын - кызлар бәйрәме! Ана!Һәркем өчен иң изге ,иң кадерле зат.Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле,нәфис,хисчән итеп яраткан һәм гаиләдәге иң җаваплы вазифаны-бала тәрбияләүне...
-
Илексазның мәктәпкәчә төркеме балалары яраткан әниләренә бәйрәм белән котлап умырзаялар бүләк иттеләр
Илексаз мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме балалары 8 Март бәйрәмен көтеп алдылар.Шөгыльләрдә бүләк ясадылар,биюләргә костюмнар әзерләштеләр,уеннар өчен кирәкле аттрибутларны үзләре тәкъдим иттеләр.Бәйрәм көнне барлык котлаулары,җыр-биюләре бары тик яраткан әниләре өчен генә яңгырады.Алар әниләренә җылы учларына куеп,нәни куллары белән ясаган,язның беренче чәчәкләре-умырзаялар бүләк иттеләр.
-
Илексазда мәктәпкәчә төркеме балалары китапханәгә кунакка бардылар
Илексаз мәктәбенең мәктәпкәчә төркеме балалары авыл китапханәсенә бардылар.Анда китапханәче Әлфия Рәисовна яңа китаплар белән таныштырды.Балалар татар телендә шигырьләр сөйләделәр.Соңыннан яраткан әсәрләренә рәсем ясадылар һәм бүләк итеп калдырдылар.
-
Резедә җырчылары булдырганнар
4 мартта Зәй шәһәрендә үткәрелгән "Созвездие"-"Йолдызлык" республика эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең гала-концертында Сарман сәнгать мәктәбе укытучысы Резедә Хаҗиева җитәкчелегенә вокал-соло нечкәлекләренә өйрәнүче Рания Зарипова - II, Эльвина Гайфетдинова һәм Ралина Мөхәммәтҗанова III урынны яуладылар. Алар өчесе дә республика турында катнашачак.
-
Зур Нөркәй мәктәбе укучылары әниләр көнен олылап уздырганнар
Көннең яктылыгы - кояшта,күкнең матурлыгы - йолдызларда, җирнең гүзәллеге - кызларда. 8 март хатын - кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме. Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәрдән яктырак та, җылырак та, мөлаемрак та шикелле. 6 март көнне "Ягез әле,кызлар!" бәйгесендә безнең укучылардан төзелгән 2 команда көч сынашты. Алар төрле конкурсларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр....
-
Зур Нөркәй мәктәбенең 1нче сыйныф укучыларын китап укучылар сафына кабул иттеләр
5 нче март көнне Зур Нөркәй урта мәктәбе китапханәсендә 1 нче класс укучыларын китап укучылар сафына кабул иттеләр. Укучылар китап тормышы белән таныштылар. Төрле кызыклы, мавыктыргыч уеннар уйнадылар. Китапхәнәче китапны өйгә сайларга булыша торган киңәшләрен бирде, китапларны дөрес, сак тоту турында сөйләде.
-
Сарысаз-Тәкермән мәдәният йортында 8 мартны онытылмаслык итеп үткәргәннәр
Әбиләрне, әниләрне, Апаларны, кызларны, Бәйрәмегез белән диеп Котлый барлык ир -атлар. Безнең Сарысаз-Тәкермән мәдәният йортында хөрмәтле хатын- кызларыбызны хөрмәтләп,"Дөнья күрке -хатын-кыз " дигән бәйрәм чарасы үткәрелде.Безнең кунакларыбыз "Көйне тап" уенында җырны танып кушылып җырладылар,төрле уеннарда катнаштылар,яшьлекләрен искә төшереп кызыклы хәлләр сөйләделәр.
-
“Умырзая” биеп күрсәтте
4 мартта Зәй шәһәрендә үткәрелгән "Созвездие"-"Йолдызлык" республика эстрада сәнгате яшьләр фестиваленең гала-концертында Сарман сәнгать мәктәбенең Гөлшат Нургалиева җитәкчелегендәге "Умырзая" бию коллективы III урынны яулады. Ул апрель башында Казан шәһәрендә үткәреләчәк республика турында да район данын яклаячак.
-
"Әниемнең һөнәре" фотоконкурсына тавыш бирүне башладык!
8 март бәйрәменә багышлап, " Әниемнең һөнәре" дип исемләнгән фотоконкурс игълан иткән идек.Без барлык фотоларны да (һәрбер катнашучыдан берәрне алып) В Контакте челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркеменә фотоларны урнаштырачакбыз. "Лайк"лар саны буенча җиңүче билгеләнәчәк, аны билгеләр өчен бер тәүлек биреләчәк.9 март көнне нәкъ сәгать 10.00 да фотоконкурсның барлык катнашучыларына...
-
Талантлар, сез кайда?
"Төбәкләр" коммерциянеке булмаган хезмәттәшлекнең оештыру комитеты балалар-яшүсмерләр арасында "Игелеклелек белән җылытучы талант" ("Талант, согревающий добром") дигән милли шагыйрь-җырчылар конкурсы үткәрә. Ул иҗади конкурс һәм балаларда, яшүсмерләрдә иҗади сәләтне үстерүгә юнәлтелә. Конкурста күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдә, интернат-йортларда һәм шундый башка учреждениеләрдә тәрбияләнүче 10-25 яшьлек балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр, балачактан инвалидлар...
-
Хәерле җомга иртәләре белән, дуслар! Бу көн барыбызга да бары куанычлар, уңышлар, бәхет, шатлыклар, гаиләләребезгә тынычлык, иман байлыклары алып килсен.
Уйларыбыз чиста, гамәлләребез изге булсын! Уңышлы, бәрәкәтле көннәр телибез!