САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзең торасы җирне үзең чистарт

15 апрельдән республикада, шул исәптән районда да, санитар-экологик икеайлык башланды. Район Советында узган дүшәмбе киңәшмәсендә сүз иң элек шул хакта барды. Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова икеайлык кысаларында узачак чаралар турында сөйләде. Район җирлекләре арасында "Сарман муниципаль районының иң яхшы җирлеге", "Иң төзек йорт" конкурслары игълан ителде. Конкурсларга нәтиҗә район...

15 апрельдән республикада, шул исәптән районда да, санитар-экологик икеайлык башланды. Район Советында узган дүшәмбе киңәшмәсендә сүз иң элек шул хакта барды.
Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова икеайлык кысаларында узачак чаралар турында сөйләде. Район җирлекләре арасында "Сарман муниципаль районының иң яхшы җирлеге", "Иң төзек йорт" конкурслары игълан ителде. Конкурсларга нәтиҗә район Сабантуенда ясалачак. Өстәмә рәвештә тагын "Иң яхшы мәктәп", "Иң яхшы балалар бакчасы", "Иң яхшы мәдәният йорты, авыл клубы, китапханәсе", "Иң яхшы сәүдә ноктасы" кебек конкурслар да үткәреләчәк. Икеайлык вакытына һәр атнаның җомга көне бердәм санитар көн итеп билгеләнде. Бу чорда шәхси хуҗалыкларның да активлыгы таләп ителә. Йорт хуҗаларына үзләре яшәгән урында тәртип урнаштыру, кибет хуҗаларына ишек төбенә матур чүп савытлары кую, сатып алучыларга исә чүпне шул тиешле урынга гына ташлау, беренче карашка, гадәти күренеш. Ләкин, игътибар итсәк, бу гадәти нормалар барлык гражданнарга да туры килмәгәне аңлашыла. Алар гомумнормаларны танымыйча, тиешле кагыйдәләрне үтәргә ашыкмыйча, үз принциплары буенча яши бирәләр. Я койма кырларында кеше буе биеклеге чүп үләне үсә, я еллар буена төзү материаллары урамда ята. Ишегалды, күпфатирлы йорт яннары да чисталык таләп итә.
Шуны билгеләп үтү мөһим булыр, төрле җиргә - электр баганаларына, койма-капкаларга, кибет, оешма стеналарына, ишекләренә төрле белдерүләр, реклама листовкалары, афишалар даими рәвештә ябыштырыла. Закон нигезендә, тышкы информация, реклама урнаштыру тәртибен бозган, белдерү, листовкалар һ.б.ны тиеш булмаган урыннарга ябыштырган я беркеткән, шулай ук тышкы информация урнаштырыла торган махсус урыннарны тәртиптә тотмаган өчен кисәтү яки штрафка тарту каралган: аерым гражданнарга 1 мең сум; җитәкчеләргә - 15 меңнән 20 меңгә кадәр; юридик затларга - 15 меңнән 25 мең сумга кадәр. Бу маддә буенча ел эчендә закон бозу кабатланса, штрафлар 100 меңгә кадәр үсәргә мөмкин. Авыл җирлекләрендә бүгенге көнгәчә ташландык җимерек йортлар проблема булып кала бирә. Бу сорау планеркаларда да, авыл җирлекләре башлыклары белән аерым утырышларда да күп тапкырлар күтәрелде. Проблеманы хәл итү юллары өйрәнелә.
Бүген авыл җирлекләрендә 61 чүп түгү урыны бар. Көнкүреш калдыкларын түгү өчен махсус яраклаштырылган полигон бары тик Сарманда һәм Җәлилдә генә. Хәзерге вакытта, иң якын җирлек буларак, Илексаз җирлегеннән чүпне махсус машина белән Сарманга китерү оештырылган. Җирлекләрдәге чүп түгү урыннарын тәртипкә китерү икеайлыкта иң төп эшләрнең берсе булып кала.
Икеайлык чорында зиратларда, чишмәләрдә җыештыру, ремонтлау, төзәтү эшләре алып бару кирәк булачак. Скважиналар, су башнялары урнашкан урыннарны тәртипкә китерү аеруча игътибар сорый. Гомумән, башкарыласы эшләр күпкырлы. Матур эш-гамәлләребез белән без Бөек Җиңү алып килгән 68 нче тыныч язны лаеклы каршы алырга әзерләнәбез. 9 майны үз югарылыгында бәйрәм итү буенча Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова чыгыш ясады. Башкарма комитет җитәкчесенең 86 нчы санлы карары нигезендә махсус группа төзелгән, чаралар программасы расланган. Ял паркында, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәл янында да башкарыласы эшләр шактый. Ел саен яңартылып, һәрдаим чистартылып, тәртипкә салынып торуына карамастан, кайбер мәкерле адәмнәрнең шунда явызлык кылулары нәфрәтләндерә. Район үзәгендәге хөрмәт белән карауны таләп итүче әлеге парк һәркем өчен кадерле урын булырга тиеш, югыйсә.
Ләшәү Тамак авыл җирлегендә эшләр торышы, башкарылганнар, планлаштырылганнар белән җирлек башлыгы Ринат Насыйров таныштырды.
Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров алып барды. Ул каралган мәсьәләләр буенча үзенең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. "Район, экологик яктан чиста төбәк буларак, моңа кадәр сынатмады. Эшләр нәкъ менә шул юнәлештә барган елны без активлыкны тагын да арттырырга тиеш, Универсиаданы да лаеклы, матур күрсәткечләр белән каршы алырга бурычлы", - дип белдерде ул. Икеайлык кысаларында атналык анализ ясап барылачак, һәркем эшкә җаваплы караганда гына, уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев