17 апрель 2013 яңалыклары
-
Хат ташучылар ярышачак
2013 нче елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга яздыруда кызыксындыруны арттыру максатыннан, «ТАТМЕДИА» ААҖ почта элемтәсе үзәкләре һәм почтамт хезмәткәрләре арасында конкурс игълан итте. Конкурс 1 нче апрельдән 30 нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аңа йомгак «ТАТМЕДИА» ААҖ басмаларына яздыру нәтиҗәләреннән чыгып ясала. Конкурста катнашучыларны «Татарстан почтасы» сайлап ала. «ТАТМЕДИА» ААҖ басмаларына...
-
Шаблон юк, әмма таләпләр бар
Язның соңарып килүе чәчүне кыска агротехник срокларда башкарып чыгу бурычы куя. Район моңа әзерме, чәчүне алып бару ничек планлаштырыла? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов чыгышы - шул турыда. Безнең як зона өчен 2012 ел авыл хуҗалыгы өлкәсендә шактый уңышлы булды. Район буенча миллиард ярым...
-
Республика уңышында Әлфиянең дә өлеше бар
Күптән түгел Оренбург шәһәрендә 18 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында теннис буенча Россия беренчелеге уздырылды. Якташыбыз Әлфия Халикова анда уңышлы чыгыш ясады. Командалар беренчелегендә татарстанлылар 3 нче булдылар. Парлы уенда Мәскәү кызы Анна Россихина, катнаш парлы уенда Әлмәт егете Дмитрий Захаров белән уйнап, Әлфия шулай ук бронза медальләргә ия булды.
-
Үзең торасы җирне үзең чистарт
15 апрельдән республикада, шул исәптән районда да, санитар-экологик икеайлык башланды. Район Советында узган дүшәмбе киңәшмәсендә сүз иң элек шул хакта барды. Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова икеайлык кысаларында узачак чаралар турында сөйләде. Район җирлекләре арасында "Сарман муниципаль районының иң яхшы җирлеге", "Иң төзек йорт" конкурслары игълан ителде. Конкурсларга нәтиҗә район...
-
Әйбәт эшләгәннәргә дәүләт ярдәме дә бар
Бүген терлекчелектә төп бурыч - терлекләрне кышлатуны уңышлы төгәлләү. Ә бу - продукция алуны киметмәү, шул ук вакытта алга карап эш итү дә, дигән сүз. 15 нче апрельдә Актаныш районының Сәфәр хуҗалыгында узган зона семинар-киңәшмәсендә сүз терлекчелек тармагында I кварталда ирешелгәннәр һәм проблемалар турында барды. Семинар-киңәшмәгә Тукай, Түбән Кама, Зәй,...