Юлтимер балалар бакчасындагы балалар «Сюжетлы-рольле уеннар илендә» конкурсында җиңүче булдылар
Сарман районы «Юлтимер балалар бакчасы»нда балаларның ирекле уеннарына зур әһәмият бирелә. Балалар яратып сюжетлы-рольле, дидактик, интерактив, өстәл уеннары уйныйлар. Мондый күмәк уеннар балаларны берләштерә, дуслаштыра. Ирекле уеннар аша балалар аралашырга, бер-берсенең фикер тыңларга, ярдәмләшергә өйрәнәләр. Уен өчен кирәкле атрибутларны бакчада эшләүчеләр һәм әти-әниләр белән бергәләп ясыйбыз. Күптән түгел Сарман районы...
Сарман районы «Юлтимер балалар бакчасы»нда балаларның ирекле уеннарына зур әһәмият бирелә. Балалар яратып сюжетлы-рольле, дидактик, интерактив, өстәл уеннары уйныйлар. Мондый күмәк уеннар балаларны берләштерә, дуслаштыра. Ирекле уеннар аша балалар аралашырга, бер-берсенең фикер тыңларга, ярдәмләшергә өйрәнәләр. Уен өчен кирәкле атрибутларны бакчада эшләүчеләр һәм әти-әниләр белән бергәләп ясыйбыз. Күптән түгел Сарман районы балалар бакчалары арасында үткәрелгән «Сюжетлы-рольле уеннар илендә» муниципаль конкурсында безнең бакчабыз «Оригинальлек» номинациясендә җиңүче исеменә лаек булды. Ләкин безнең максат- җиңүгә ирешү түгел, ә бакчабызда тәрбияләнүче сабыйларыбызга уйнар өчен шартлар тудыру, аларны сөендерү иде. Һәм без бу максатка ирештек дип уйлыйбыз.
Бакча мөдире:Лилия Әфзәлетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев