3 март 2018 яңалыклары
-
Хәерле кич, сарманлылар!
Таң ата да кич була,дип белми әйтмәгән борынгылар.Гомер аккан судай ага да ага.Хәерле,имин кичләр сезгә,дуслар!
-
"Әниемнең һөнәре" фотоконкурсыбызның чираттагы катнашучысы - Комиссарова Әлфия
Комиссарова Әлфия Вил кызы Сарман районы Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Үз hөнәрен яратып башкара.
-
Призлы урыннар - Иске Кәшер һәм Сарайлы мәктәбе укучыларында
Иске Кәшер һәм Сарайлы мәктәбе укучылары Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай һәм Максим Горький Дәүләт бүләкләре иясе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Аяз Гыйләҗев тууына 90 ел багышланган республика фәнни- тикшеренү укуларында катнашып призлы урыннар алдылар. 10 сыйныф укучылары " Без унике кыз идек" әсәрен сәхнәләштерделәр.7нче сыйныф укучысы Әхмәдуллина Гөлшат "Безнең...
-
Александровка авылы мәдәнияты йортында халык уеннары кичәсе үтте
Халык уеннары кичәсе 2 нче март көнне Александровка мәдәнияты йортында китапханәче Ахатова Г.М. башлангыч сыйныф укучылары өчен халык уеннары кичәсе үткәрде. Халык уеннарының төп бурычы: балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән ашырыла, ә шулар арасында иң әһәмиятлесе - уеннар. Максаты: Балаларда татар халкына...
-
Сарманлылар март бәйрәмнәрендә дүрт көн ял итәчәк
Март бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне, Россия Хезмәт кодексы маддәсе нигезендә, эш көне булмаган бәйрәм көн санала. Быел 8 март пәнҗешәмбегә туры килә. Моннан тыш, Россия Хөкүмәте карары нигезендә, 6 гыйнвар, шимбә ялы җомгага, 9 мартка күчерелде. Шул рәвешле, 2018 елда 8, 9,...
-
Юлтимер балалар бакчасындагы балалар «Сюжетлы-рольле уеннар илендә» конкурсында җиңүче булдылар
Сарман районы «Юлтимер балалар бакчасы»нда балаларның ирекле уеннарына зур әһәмият бирелә. Балалар яратып сюжетлы-рольле, дидактик, интерактив, өстәл уеннары уйныйлар. Мондый күмәк уеннар балаларны берләштерә, дуслаштыра. Ирекле уеннар аша балалар аралашырга, бер-берсенең фикер тыңларга, ярдәмләшергә өйрәнәләр. Уен өчен кирәкле атрибутларны бакчада эшләүчеләр һәм әти-әниләр белән бергәләп ясыйбыз. Күптән түгел Сарман районы...
-
Илексаз мәктәбендә "Әлифба" бәйрәме үтте
Илексаз мәктәбендә 1 сыйныф укучыларының гомерендә бер тапкыр гына була торган матур бәйрәм -"Әлифба" бәйрәме үтте. Нәни дусларыбыз бик матур җырладылар, берсеннән берсе матур шигырь сөйләделәр. Бәйрәмне үткәрүче:Наилә Әһелтдинова .
-
Хәерле шимбә иртәләре белән, дуслар!
Хәерле шимбә иртәсе белән! Бәрәкәт, саулык, куанычлар һәммәгезгә дә, дусларым! Күңел тынычлыгында, имин узсын бүгенге көн!