САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юлбарыстан ни көтәбез?

Кабынучан холыклы затлы хайван бөек эшләр эшләү белән беррәттән дөрес булмаган карарлар да кабул итә. Ләкин су стихиясе аның тупас холкын йомшарта, мәрхәмәтлелек, күндәмлек өсти. 2022 ел йомшак, ләкин артыгы белән актив, сюрпризлар, күпчелек яхшылары белән, тулы булачак.

ТУГАН ЕЛЛАР БУЕНЧА.

КҮСЕ

Теләсә-нинди башлангычтан, эш алыштырудан тыелып торыгыз. Ә менә бизнес чәчәк атачак. Ләкин ышанычлы кешеләрне генә тыңлагыз. “Оя”гыздан чыкмагыз. Юлбарыслар яңа танышлыклар, уңышлар вәгъдә итә.

ҮГЕЗ

Бизнесмен Үгезләрнең тормышы кайнап торачак: тәкъдимнәр, проектлар, партнерлар, идеяләр, яңа горизонтлар. Үгезне мөгезеннән алыгыз. Интуициягезгә игътибарлы булыгыз. Туйлар өчен менә дигән ел. 

ЮЛБАРЫС

Ел бик күп перспективалар ача. 2022 ел – җиңүләр, бәхет елы. Сез бу елда алдагы 12 елга язмышыгыз нигезен салачаксыз. Финанслар белән сак булыгыз. Финанс уңышына юл – рациональлек.

КУЯН

Ел аклы-каралы булачак. Уңыш – уңышсызлык белән, уңышсызлык уңыш  белән төгәлләнергә мөмкин. Сак булыгыз: баерга да, булганны югалтырга да мөмкинсез. Хыялларыгыз чынга ашар. Ялгызлык янамый.

АЖДАҺА

Елның беренче көненнән үк Юлбарыс сезгә бик күп ресурслар ташлаячак, теләгәнегезне тормышка ашыра алачаксыз, ләкин актив, инициативалы булыгыз. Үз “алтын”ыгызны алачаксыз. Яңа эш башлаудан, үзгәрешләрдән курыкмагыз. Шәхси тормышта көз – гаҗәеп үзгәрешләр елы.

ЕЛАН

Уңыш телисез икән, хәрәкәт итегез. Елга тонны үзегез бирә аласыз. Игътибарны иң мөһим әйбергә юнәлтегез. Юлбарыс сынауларын бик җиңел җиңәчәксез. Финанслар өчен борчылмагыз. Ләкин ел ахырында зур сумма белән аерылышу ихтималы бар. Иң мөһиме – якыннарыгызга игътибарны арттырыгыз. 

АТ

Күп һәм намус белән эшләячәксез, ләкин нәтиҗәләрне идеаль дип атап булмаячак. Барлык максатларга да ирешү мөмкин түгел. Ә менә рухи тармакта перспективалар зур. Бу тармакта могҗизалы эпизодлар көтелә.

САРЫК

Юлбарысның якынлыгыннан бераз югалып калачаксыз. Иң мөһим бурычыгыз – эчке дөньягыз белән аңлашу. Эштә күтәрелү ихтималы зур. Матди хәлегез ныгыячак. Төп дошманыгыз – пессимизм, цинизм, әйләнә-тирәдә негатив күрү.

МАЙМЫЛ

Зур мөмкинлекләр елы. Беренче чиратта – финанс уңышлары. Тик ситуациядән дөрес файдалана белү кирәк. Эш алыштыру мөмкин. Ләкин башта барлык нечкәлекләрен өйрәнегез. Үзегезне кулда тотыгыз, ашыкмагыз.

ӘТӘЧ

Юлбарыс сезгә тормыш белән ләззәтләнү һәм һәр тармакта уңышка ирешү мөмкинлеге бирәчәк. Тик аларга каршы барыгыз, инициатива күрсәтегез, мөмкинлекләрдән дөрес файдалана белегез. Ел аеруча эшмәкәрләр өчен яхшы, ләкин “куркынычсызлык мендәре” турында онытмагыз.

ЭТ

Күп максатларыгызның хыял булып кына калуына әзерләнегез. Бу “алар чынга ашмый” дигән сүз түгел. Тик 2022 – финиш елы түгел, юлның дәвамы. Фикердәшләрегез белән бергә булу отышлы. Яңа эшкә алынырга да мөмкин.

ДУҢГЫЗ

 

Могҗизалы ел. Теләкләрегезне тормышка ашыру өчен барысы да булачак. Карьера, акчамы... - кредит белән займнан башка, барысын да файдаланыгыз. Гаиләдә дә җылы, уңайлы булачак. Ял турында онытмагыз. Тырыш, намуслы, җаваплы булыгыз – нәтиҗәләр сез көткәннән дә артыграк булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев