Янурыс авыл җирлегендә халык җыены үтте
Район авыл җирлекләрендә традицион авыл җыеннары башланды. Аның беренчесе бүген Янурыста узды. Җыен үтәсе мәдәният йортының фойесында кул эшләреннән - күргәзмә, авыл хуҗалыгы продуктлары сату оештырылган иде. Шунда ук авыл китапханәсенең яңа кайткан китапларны эченә алган күргәзмәсе дә урнаштырылган. Җыенга килгәннәр башта яңа пешкән коймак белән рәхәтләнеп чәй эчте, тамаша...
Район авыл җирлекләрендә традицион авыл җыеннары башланды. Аның беренчесе бүген Янурыста узды. Җыен үтәсе мәдәният йортының фойесында кул эшләреннән - күргәзмә, авыл хуҗалыгы продуктлары сату оештырылган иде. Шунда ук авыл китапханәсенең яңа кайткан китапларны эченә алган күргәзмәсе дә урнаштырылган. Җыенга килгәннәр башта яңа пешкән коймак белән рәхәтләнеп чәй эчте, тамаша залында авыл үзешчәннәренең концертын тыңлап хозурланды. Аннан 2016 елда башкарылган эшләр хакында җирлек башлыгы Азия Мөхәммәдиева хисап тотты. Җыенда район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуретдинов та катнашты. Ул 2016 елда районның икътисади һәм социаль үсеш йомгаклары белән таныштырды, алда торган бурычларга тукталды. «Сарман» агрофирмасы генераль директоры урынбасары Радик Сәхипов исә, игенчелек, терлекчелек өлкәсендә башкарылган эшләр турында сөйләде. Җыенда шулай ук полиция участок уполномоченные Раил Таҗетдиновның информациясе дә тыңланды. Ахырда Янурыс балалар бакчасы кече тәрбиячесе Гүзәлия Әнвәровага тырыш хезмәте һәм юбилее уңаеннан район Советының - Мактау грамотасы, авыл тормышында актив катнашканнарга җирлекнең Мактау хатлары һәм кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырылды. Янурыс авыл җирлегендә узган җыелышта район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, район Советы депутаты Илдар Зәйнуллин, оешма-предприятие вәкилләре, аерым җитәкчеләр катнашты. Җыелыш җанлы үтте. Халык үзен борчыган сорауларына җавап алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев