16 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Әлмәт китапханәсендә Экология елы уңаеннан күргәзмә ясалды
Әлмәт авылы китапханәсендә авыл гражданнарының гомуми җыелышына "2017 ел - Татарстанда Экология һәм Иҗтимагый киңлекләр елы" дигән күргәзмә эшләнеп куелды. Район үзәк китапханәсе
-
Янурыс авыл җирлегендә халык җыены үтте
Район авыл җирлекләрендә традицион авыл җыеннары башланды. Аның беренчесе бүген Янурыста узды. Җыен үтәсе мәдәният йортының фойесында кул эшләреннән - күргәзмә, авыл хуҗалыгы продуктлары сату оештырылган иде. Шунда ук авыл китапханәсенең яңа кайткан китапларны эченә алган күргәзмәсе дә урнаштырылган. Җыенга килгәннәр башта яңа пешкән коймак белән рәхәтләнеп чәй эчте, тамаша...
-
Районда ЮХИДИ рейдлары узды
13-15 январь көннәрендә район ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан профилактик рейдлар үткәрелде. Аның барышында 42 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды. Кагыйдә бозучылар арасында 1 - автотранспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш транспорт чарасы белән идарә итүче, 1 - исерек килеш руль артына утыручы, 1 - җәяүле кагыйдә бозучы, 1 - тиешсез...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – пармезан белән тавык түшкәләре
Сезгә пармезан белән тавык түшкәләре рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - ипи валчыклары - 3/4 стакан; - пармезан - 34 грамм; - эре тавык йомыркасы - 1 данә; - зәйтүн мае - 1/4 стакан; - томат соусы - 400 грамм; - моцарелла - 1 стакан; - тоз, тартылган кара борыч...
-
Сарысаз-Тәкермәндә өстәл теннисы ярышы үтте
Сарысаз-Тәкермән мәдәният йорты хезмәткәрләре, Иске Имән авыл җирлеге белән берлектә, Хәмәт Хәсәншин истәлегенә өстәл теннисы ярышы оештырдылар. Егетләр призлы урыннар өчен көч сынаштылар. Беренче урынны Зур Нөркәй авылыннан Динар Гыйнәтуллин яулады. Икенче урынны - Рузил Солтанов, өченче урынны Булат Гыйльманов алдылар (икесе дә - Сарысаз-Тәкермәннән). Җиңүчеләрне җирлек башлыгы Раушания Исламова...
-
Өчөйле Саклауда лотерея уйнаттылар
Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында Искечә Яңа ел бәйрәме уңаеннан лотерея уйнатылды. Кичәне Әнүзә Фәйзуллина алып барды. Төрле уеннар оештырылды. Үзе иҗат иткән шигырьләре, юморлары белән Рәисә Хөсниева, биюче Сөмбел Габидуллина, моңлы җырлары белән Раяз Шәехов, шаян шигырьләре белән Литфия Миңнуллина, Айзилә һәм Нәзыйф Галиуллиннар ,Азалия Габидуллина халыкны күңелле ял...
-
Иске Имән һәм Сарысаз-Тәкермән хатын-кызлары волейбол уйнадылар
Иске Имән авыл җирлегендә хатын кызлар арасында волейбол ярышы узды. Анда Иске Имән командасы Сарысаз-Тәкермән командасы белән уйнады.
-
Саклаубаш мәктәбе укучылары кошларга ярдәмгә киләләр
Кышкы салкыннарда кошларга ярдәм итү - Саклаубаш урта мәктәбенең матур традициясе. Беренче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Гөлия Мөхәммәтшина белән бергә кошлар өчен үз куллары белән ясалган җимлекләр элделәр. "Исән-сау кышлагыз, канатлы дусларыбыз!", - диләр алар.