САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел кичендә өйне ничек бизәргә?

Юлбарысны сөендерәсегез килсә, агач һәм металл аксессуарларга – ваза, декоратив фигураларга һәм башкаларга игътибар итегез.

Өстәлгә текстиль эскәтер җәю, һәр кунак алдына җитен салфетка кую яхшы. Кул эшләнмәләре өчен киез – менә дигән материал. Аннан салфетка өчен әйләнә ясарга мөмкин. Юлбарыс, ерткыч хайван булса да, - песисыманнар семьялыгыннан, йомшак, түгәрәк, җылы әйберләрне ярата. Аның буйлы-буйлы икәнен дә онытмагыз. Ясый торган әйберләрегезгә караңгы-көрән буйлар өстәгез, аларны алтын, көрән, кызыл-көрән, көмешсыман-соры төстәге предметлар һәм тукымалар белән йомшартыгыз.

Чыршыны конфет рәвешендәге уенчыклар белән бизәгез. Бу йортка муллык җәлеп итәчәк.
Яңа елда мәхәббәтегезне табарга теләсәгез, чыршыга йөрәк рәвешендәге уенчыклар элегез. Иң яхшысы - икене.
Чыршы төбенә балалар уенчыклары куйсагыз, алар 2022 елда бәби вәгъдә итеп торачаклар.

Киңәшләрне Зөлфия Шәрипова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев