САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Туганнан бирле йөгерәм

Нәфис Махмуров, Җәлил поселогы: "Миңа - 71 яшь. Озак еллар "Җәлилнефть" идарәсенең производствоны автоматлаштыру цехында контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Спорт белән туганнан бирле диярлек шөгыльләнәм: йөгерәм, чаңгыда йөрим. Армиядә хезмәт иткәндә, штанга күтәрү һәм нәфис гимнастика белән дә кызыксындым. Әледән-әле төрле ярышларда катнашам. Чаңгы буенча ветераннар...

Нәфис Махмуров, Җәлил поселогы: "Миңа - 71 яшь. Озак еллар "Җәлилнефть" идарәсенең производствоны автоматлаштыру цехында контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Спорт белән туганнан бирле диярлек шөгыльләнәм: йөгерәм, чаңгыда йөрим. Армиядә хезмәт иткәндә, штанга күтәрү һәм нәфис гимнастика белән дә кызыксындым. Әледән-әле төрле ярышларда катнашам. Чаңгы буенча ветераннар арасында Бөгелмәдә үткән Бөтенроссия ярышында өченче урынны алдым. Күңелне борчыганы да бар. Район күләмендә үткәрелгән кроссларда безнең кебек өлкәннәрне 45-55 яшьлекләр белән бер куеп ярыштыралар. Әлбәттә инде, андыйларның мөмкинлекләре зур. Теләгем: бәйгеләр 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен дә оештырылсын иде. Ә спортка килгәндә, аның сәламәтлек өчен файдасы зур. Үзем көн саен 3-5 километр чамасы стадионда, я булмаса, урманда йөгерәм. Сулыш алулар иркенәеп киткәндәй була, кәефләр күтәрелә. Юкка гына, сәламәт тәндә - сәламәт акыл, димиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев