Туганнан бирле йөгерәм
Нәфис Махмуров, Җәлил поселогы: "Миңа - 71 яшь. Озак еллар "Җәлилнефть" идарәсенең производствоны автоматлаштыру цехында контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Спорт белән туганнан бирле диярлек шөгыльләнәм: йөгерәм, чаңгыда йөрим. Армиядә хезмәт иткәндә, штанга күтәрү һәм нәфис гимнастика белән дә кызыксындым. Әледән-әле төрле ярышларда катнашам. Чаңгы буенча ветераннар...